• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Елабужского муниципального района»/«Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты мәгариф идарәсе» МКУ

Визитная карточка

Адрес: 423602, Республика Татарстан, г. Елабуга, пр. Нефтяников, 175
Телефон: (85557)3-81-51
E-Mail: imc.elb@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ "Управление образования ЕМР"
Руководитель: Балобанова Алена Сергеевна

Новости Управления образования

Без “Күңелле татар теле” н өйрәнәбез

Опубликовано: 28.11.2012

 

20 нче ноябрь көнне Алабуга муниципаль районы “10 нчы урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем  муниципаль бюджет учреждениесендә “Яңа федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында рустелле балаларга татар теле һәм әдәбияты укыту” темасына төбәкара семинар үтте.

Семинар эшендә педагогия фәннәре кандидаты, рус телендә белем алучы укучылар өчен дәреслекләр авторы Р.З.Хәйдәрова, “Мәълүмати-методик үзәк” методисты, милли белем һәм тәрбия бирү буенча директор урынбасарлары, 1 нче сыйныфларда “Күңелле татар теле” дәреслеге белән эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.

Семинарда 10 нчы урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хөсәинова Гөлнара Халис кызы “Без ничек укыйбыз?” темасына 1 нче сыйныфлар белән ачык дәрестә укучыларны татар теленә өйрәтү ысулларын күрсәтте. Дәрес бик мавыктыргыч булды. Укытучы интерактив тактадан оста итеп, белеп файдалана, рәсемнәр телгә килеп укучылар белән татар телендә сөйләшәләр, уеннар уйныйлар, дөрес күрсәтсәң генә хәрәкәтләнәләр. Дөрес булмаса, уйнамыйлар да әле. Укучы үзен- үзе тикшерә, хатасын таба, сорауларга кызыксынып җавап бирә.  Тукайның Шүрәлесе  балаларны иҗади фикерләргә өйрәтә. 

Агымдагы уку елында барлык мәктәпләрнең дә  1 нче классларында  татар теле  “Күңелле татар теле” укыту- методик комплектына (УМК) нигезләнеп алып барыла. УМК га: дәреслек, укытучылар өчен методик кулланма, календарь - тематик план, әти-әниләр өчен ярдәмлек һәм укучылар өчен эш дәфтәре керә. 

Роза Зәкиевна укытучының дәресенә анализ ясап, семинар эшенә югары бәя бирде, курс үтүчеләргә сертификатлар тапшырды һәм укытучыларга алга таба да эшләрендә зур уңышлар теләде.

         

Ибраһимова Гөлфия, мәгълүмати –методик үзәк методисты

 3-72-60



К списку новостей