МБДОУ «Марсовский детский сад» Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422472, РТ, Дрожжановский район, с. Нижний Каракитан, ул. Школьная, дом 1 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Marsovskiy.ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Марсовский детский сад» |
| Руководитель: | Газизова Гузалия Харисовна |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 13 |
| У нас учат: | 1 |
МБДОУ «Марсовский детский сад» Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 61 62 63 ( 64 ) 65 66 67 68 69 70 >>
-
Ленинград чолганышы көне 28.01.2019
Ленинград чолганышы көне уңаеннан шигырьләр өйрәндек.Таң беленә, офык алсулана.Тып-тын өйләр, кырлар, үзәннәр.Көмеш чыклар кунган миләүшәләрКүк башларын түбән игәннәр.Ә бишектә нәни генә бәби.Алсу иреннәрен бөтереп,Чупылдатып-чупылдатып куя:Йоклый әле тәмле төш күреп...Менә шунда кинәт, күк күкрәтеп,Бомба ява башлый өйләргә.Ут һәм ялкын ява, үлем яваҖылы яңгыр көткән җирләргә...Күтәрелде халык зур көрәшкә,Күтәрелде яуга кешеләр:Очучылар, иген игүчеләр,Йортлар төзүчеләр, эшчеләр.Менә шулай халык ул еллардаВатан өчен утка атылды.Менә шуңа күрә бу зур сугышВатан сугышы дип аталды. -
Җимлекләр ясадык 18.01.2019
Бездә кышларга калган кошларга әти — әниләр ярдәмендә җимлекләр әзерләдек, ул җимлекләрне элеп җим салып торабыз. Безнең якларда кышлар бик суык булса да кошларга бу куркыныч түгел, чөнки аларга азык табарга ярдәм итәбез. -
Яңа ел бәйрәме 27.12.2018

Бүген балалар бакчасы гөрләп торды. Көтеп алган чыршы бәйрәменә әти-әниләр белән кечкенә балалар һәм әбиләр дә килгәннәр. Бакчада тәрбияләнүче балалар чыгышы барыбызга да бик ошады. Күп итеп җыр-биюләр башкарылды, әкияти күренеш бик кызыклы булды. Чыршы янында Кыш бабай белән Кар кызы балаларның күңелләрен тагын да күтәрде. Алар балаларны бүләкләр белән күмделәр. Кыш бабай шушы бүләкләрне таратты. Чыршы бәйрәме бик күңелле үтте.
-
Яңа елга әзерлек 21.12.2018
Ерактан суык яклардан
Боз чанага утырып
Бәйрәмгә килде кыш бабай.
Күчтәнәчләр тутырып.Кулларында боз таягы
Сакалы җиргә тигән.
Ә янында сылу бер кыз,
Энҗе кардан киенгән.Сылу кызың, энҗе кызың,
Ул синең куанычың.
Бергә йөри, синнән калмый
Бәләкәй юанычың.Балаларга, Яңа елда
Күчтәнәчләр тарата.
Биеп, жырлап. көлдерә дә.
Куандырып калдыра. -
Яңа елга әзерлек 21.12.2018

Мәктәп һәм балалар бакчасы ишек алды бизәлешендә дә әти-әниләрнең роле зур булды.
-
Яңа елга әзерлек 20.12.2018

Әти - әниләр ярдәме белән яңа елга әзерләнәбез
-
Әниләр көне 30.11.2018
Самым любимым на свете
Мы пожелать хотим
Теплого солнечного света,
Счастливых лет и зим.
Самым прекрасным мамам
Мы пожелать хотим
Здоровья, терпения с нами,
Непослушными детьми.
Самым лучшим из женщин
Мы пожелать хотим
Счастья, улыбок и нежности,
Мы Вас очень любим! -
Кышкы матурлык 27.11.2018
Салкын көннәрдә агачлар бәс белән каплана. Әйтерсең агачларны үтә күренмәле ап-ак ефәк белән чорнап чыкканнар. Агачка кагыласың, йомшак кына энҗе бөртекләре коела. Бөтен дөньяда матурлык, аклык, сихри тынлык. Кыш гаҗәеп матур шул! -
күп балалы гаиләләр 24.11.2018

ярышларда без җиңдек.
-
Гаилә ярышы 24.11.2018
Гаиләдә генә балалар дөрес тәрбия ала дибез. Шуңа өстәп, мин, куп балалы гаиләдә дияр идем. Билгеле әти-әнинең нинди булуына карый. Безнең бакчада дурт гаилә куп балалы. Алар балалары өчен бик торышалар. Авыл мәдәният йортында әниләр көненә карата бәйрәм булып үтте. Шушы гаиләләр бик теләп ярышларда катнашып, балалары өчен көрәш алып бардылар. Гаилә бердәм күңелле ял итте, төрле уеннар уйнадылар.






