МБУ ДО "Детская школа искусств" Дрожжановского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 422470 РТ, Дрожжановский район, село Старое Дрожжаное, ул. Дзержинского дом 2. |
Телефон: | +7(843)-752-25-76 |
E-Mail: | Detisku.Drz@tatar.ru, dshi.drozhzhanoe@mail.ru |
Министерство: | Министерство культуры Республики Татарстан |
Короткое название: | МБУ ДО "Детская школа искусств" |
Тип УДО: | ХЭН |
Руководитель: | Усманова Гулия Абдулгалиевна |
Год основания учреждения: | 1969 |
У нас учатся: | 201 |
У нас учат: | 13 |
Новости
Выпускной вечер 2013
Опубликовано: 23.05.2013
Район балалар сәнгать-мәктәбендә дә шау-гөр килеп чыгарылыш сыйныф укучылары белән саубуллаштылар.
Әлеге уку йортында белем һәм тәрбия алучы укучыларның саны да елдан-ел артып тора, белем учагы яшь кадрлар белән тулылана, биредә белем алу өчен барлык шартлар да тудырылган.
Быелгы уку елында балалар сәнгеть мәктәбенең музыка бүлеген биш укучы: А.Мөдәрисова, Р.Мөхетдинова, А.Алиуллова, Ф.Сәлахетдинов, И.Са-бирҗанов уңышлы тәмамладылар. Бәйрәмдә һәр укучы үзенең мәктәптә алган сәләтен күрсәтеп калырга ашыкты. Алар баян һәм фортопьянода уйнадылар, күңелле җырлар яңгыраттылар. Соңыннан мәктәп җитәкчесе Руслан Шәрәфетдинов укучыларга уңышлар теләде, алган белемнәренең тормышта кирәкле булуын әйтеп, актив укучыларга грамоталар тапшырды. –Быел, беренчеләрдән булып, рәсем сәнгате буенча да бер төркем укучылар сәнгать мәктәбен тәмамлый. Без яшь сәнгатькәрләребез белән дә горурланабыз,-дип сүзен тәмамлады мәктәп җитәкчесе.
Без, чыгарылыш сыйныфы укучыларының әти-әниләре, балаларга өстәмә белем бирү мәктәбе укытучыларына зур, олы рәхмәтләребезне җиткерәбез, иҗади уңышлар теләп калабыз. Күңел җылыгыз саекмасын, уку йортыгыз сәләтле балалар белән тулып торсын.
К списку новостей