• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБУ ДО "Детская школа искусств" Дрожжановского муниципального района РТ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422470 РТ, Дрожжановский район, село Старое Дрожжаное, ул. Дзержинского дом 2.
Телефон: +7(843)-752-25-76
E-Mail: Detisku.Drz@tatar.ru, dshi.drozhzhanoe@mail.ru
Министерство: Министерство культуры Республики Татарстан
Короткое название: МБУ ДО "Детская школа искусств"
Тип УДО: ХЭН
Руководитель: Усманова Гулия Абдулгалиевна
Год основания учреждения: 1969
У нас учатся: 201
У нас учат: 13

Новости

VIII Республиканский фестиваль художественной самодеятельности среди работающей и учащейся молодежи.

Опубликовано: 01.12.2012

 

Кызларыбыз “Ливадия”не шаккаттырды

 

22-23 ноябрь көннәрендә “Ливадия” санаторийендә Татарстан Республикасының эшче һәм укучы яшьләре арасында VIII республика үзешчән-сәнгать фестивале үткәрелде. Анда районыбыз данын 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә укучы биш кыздан торган “Rock Angels” ансамбле яклады.

“Ливадия” санаторийен шаккаттырган әлеге ансамбль оешканга да нибары бер ел. Шуңа да карамастан, район сәнгать мәктәбе директоры Руслан Шәрәфетдинов җитәкчелегендә ул яңадан-яңа үрләр яулый. Алсу Закирова (соло-гитара), Ләйсән Калимова (ритм-гитара), Ләйсән Айметдинова (бас-гитара), Гүзәлия Аббазова (синтезатор) һәм Рәдифә Аббазова (барабаннарда) кебек талантлы музыкантлар район күләмендә үткәрелеп килүче рок-фестивальләрдә һәм “Яшь йолдызчык” конкурсларында даими катнашып, тамашачыларның ихтирамын яуларга да өлгерделәр.

–Кызларның күбесе бездә укый, ансамбльне оештыруны да үзләре тәкъдим итте. Үткән елның 1 сентябреннән башлап кечкенә генә әлеге коллектив сәхнәләрдә чыгыш ясый башлады. Бергәләп репертуар төзедек,-ди районның сәнгать мәктәбе директоры Руслан Данирович.

Фестивальнең беренче көне сайлап алу программасы буенча үтә. Анда кызлар өч җыр башкаралар һәм жюри аларны бертавыштан финалга үткәрә. Фестивальнең икенче көнендә алар Виктор Цой репертуарыннан “Кояш исемендәге йолдыз” (“Звезда по имени солнце”) җырын тәкъдим итәләр һәм “Инструменталь жанр” номинациясендә икенче урынга лаек булалар. Татарстан Республикасының профсоюзлар федерациясе районыбызның “Rock Angels” ансамблен Диплом белән бүләкли.

–Кызларны фестиваль буласы урынга кадәр озата килеп, инструментларны йөртүдә ярдәм иткәннәре һәм мораль яктан хуплаганнары өчен аларның әти-әниләренә дә рәхмәт әйтәсе килә,-ди Руслан Шәрәфетдинов. Яңа елның 5 январенда район мәдәният йортында үтәчәк фестивальдә дә ансамбль тамашачыларга өр-яңа программа тәкъдим итәргә җыеналар.


Рәшит Фәтхуллов


Источник: http://www.chuprale-online.ru/tt/heberler/item/1665-kizlaribiz-livadyani-chakkatirdi.html

К списку новостей