МБУ ДО "Детская школа искусств" Дрожжановского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 422470 РТ, Дрожжановский район, село Старое Дрожжаное, ул. Дзержинского дом 2. |
Телефон: | +7(843)-752-25-76 |
E-Mail: | Detisku.Drz@tatar.ru, dshi.drozhzhanoe@mail.ru |
Министерство: | Министерство культуры Республики Татарстан |
Короткое название: | МБУ ДО "Детская школа искусств" |
Тип УДО: | ХЭН |
Руководитель: | Усманова Гулия Абдулгалиевна |
Год основания учреждения: | 1969 |
У нас учатся: | 201 |
У нас учат: | 13 |
Новости
День деревни Мочалей
Опубликовано: 25.08.2012
25 август көнне үткән милли җыен авыл тарихында гына түгел, милли әдәбият, сәнгать өлкәсендә дә үз эзен калдырырлык вакыйгаларга бай булды.
Татарстанда “Коръән елы” буларак җыен Коръән укучы яшүсмерләрнең зур бәйгесе белән башланып китте. Анда 30 дан артык бала үз көчен сынады. Бәйге мөнбәренә 8 яшьтән алып 12 яшькә кадәр һәм аннан да зуррак кыз һәм егетләр менде. Максат бер–Коръәнне дөрес итеп уку. Мәртәбәле жюри составында ТР Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов, Казан мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Чувашия Республикасыннан Мансур хәзрәт, Диния назәрәте вәкиле Нияз Сабирҗанов бар иде. Бәйгене төбәк казые, район мөхтәсибе Фәһим хәзрәт һәм Иске Чокалы мәчете имамы Рамил хәзрәт алып барды. Бәйгедә “Коръән уку остасы”, “Иң оста Коръән укучы”, “Гүзәл махраҗ”, “Нәфис тавыш”, “Яттан белүчеләр”, “Инсафлы”, “Тәвәккәл” дигән номинацияләрдә көч сынаштылар. Малайлар арасында Радик Сафиуллин (Зур Чынлы)–беренче, Ильяс Сафиянов (Шыгырдан) –икенче, Дәүләт Нигъманов (Шыгырдан)–өченче урынны яулады. Кызлар арасында: Алсу Айзәтуллова (Шыгырдан)–беренче; Илүзә Галләмова (Чишмә авылы)–икенче; Зөһрә Гыйбатдинова (Комсомольск районы) –өченче урынны алды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов җыенда чыгыш ясап, авыл тарихын барлады.
Мунчәлидә мәктәп бинасын салдыруда Туфан Миңнуллинның зур өлеше булган. Шуңа да мәктәп диварына Туфан аганы мәңгеләштерелгән мемориаль такта куелды. Истәлек тактасындагы ак җәймәне Шәүкәт Алиуллов һәм Туфан аганың җәмәгате Нәҗибә апа ачтылар (рәсемдә). Анда: “Мунчәли мәктәбен төзүгә, авылның тарихи-мәдәни мирасын саклап калуда зур өлеш керткән бөек татар драматургы, ТР Дәүләт Советы депутаты Туфан Абдулла улы Миңнуллин истәлегенә” дигән сүзләр язылган.
Җыенда район музыка мәктәбенең “Умырзая” халык уен кораллары ансамбле чыгыш ясады.
Өйлә намазыннан соң рәт-рәт булып тезелгән өстәлләр сый-хөрмәт белән зиратны чистартып кайткан авыл халкын, кунакларны каршы алды. Халык сыйланган арада мәртәбәле кунаклар беренче мәртәбә “Мунчәли укулары” оештырып, тарихи мирасны барладылар. Анда галимнәр–Нурмөхәммәт Хисамов, Марсель Әхмәтҗанов, Наил Таиров катнаштылар. Миңгол Галиев, Фәсәхат Хөсәенова, Надирә Шәрәфетдинова мөнәҗәтләр әйттеләр.
Үткәннәрен барлаган халыкның киләчәге дә була. Әнә шушы уй-хыяллар мәдәният йортында башланып киткән “Шәҗәрә” дигән очрашуда дәвам итте. Анда Самара һәм Түбән Новгород якларындагы Мочәли авылларыннан килгән делегатларны күреп була иде. Авыл бәйрәме Татарстанның атказанган артисты Габделфәт Сафин, Әлфия Рамазанова, Айрат Җамалетдинов һәм күренекле сәнгать осталары катнашында зур бәйрәм концерты, милли көрәш, ат чабышлары белән төнгә кадәр дәвам итте һәм салют балкышлары белән тәмамланды.
Источник: http://www.chuprale-online.ru/tt/heberler/item/1315-gorlap-ytte-by-bairam-da.html
К списку новостей