МБДОУ «Большецильнинский детский сад Дрожжановского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422461, Республика Татарстан, Дрожжановский район, с. Большая Цильна, ул. Советская, д. 18 |
Телефон: | +7(843)-753-86-44 |
E-Mail: | Bolshecilninskiy.Mbd@tatar.ru;ajsylukamalieva@gmail.com |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Большецильнинский детский сад" |
Руководитель: | Камалиева Айсылу Шаукатовна |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 3 детей |
У нас учат: | 1 педагог |
МБДОУ «Большецильнинский детский сад Дрожжановского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 ( 27 ) 28 29 30 >>
-
Бер очрашу - үзе бер гомер 26.05.2017
"Кеше һөнәрне түгел, ә һөнәр кешене сайлый" - дип язган Сократ. Очраклы гына килеп кереп, балалар бакчасында эшләп булмый. Балалар белән эшләү - ул бик олы хезиәт, чөнки баланың дөньяны бәхетле итеп күрәме, начар, тискәре яктан күрәме болар барысы да аларның хезмәтеннән тора. Тәрбия эше зур сабырлык, күңел юмартлыгы таләп итә торган озакка сузылган эшчәнлек.Бүген балалар бакчадасында озак еллар балалар тәрбияләгән, барлык мәһәббәтен, йөрәк җылысын балаларга биргән апалар белән очрашу булып узды.
-
12 апрель - космонавтика көне. 20.05.2017
Бүген космонавтика көне уңаеннан рәсем ясау буенча үткәрелгән бәйгенең нәтиҗәләре ясалды. Балаларга мактау дипломнары тапшырылды.
-
16.05.2017
Без барыбыз да балаларыбызга бәхетле балачак телибез, балаларыбызны иң акыллы, иң матур, иң көчле, иң күңелле һәм батыр булып үсүе турында хыялланабыз, хезмәт сөючән, эшне белеп башкаручы, тәрбияле булуын телибез. Һәрьяктан камил кешедә һичшиксез булырга тиешле сыйфатларның берсе – аның хезмәтне нык яратуы, хезмәт кешеләренә хөрмәт, иҗтимагый җитештерүнең теләсә кайсы өлкәсендә эшләргә әзер торудан гыйбарәт. Хезмәткә мәхәббәт бары тик хезмәттә генә барлыкка килә.
-
Очрашу 06.05.2017
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан, балалар бакчасында, балачагы сугыш елларына туры килгән Гөлсум әби белән очрашу узды. Аңа ныклы сәламәтлек, тыныч картлык, шатлык-куанычлар теләдек..Безгә тыныч тормыш, аяз күк йөзе бүләк итүче туганнарыбызга хөрмәт билгесе итеп "Үлемсез полк" акциясендә катнашабыз.
-
Өмәдә 29.04.2017
Бүген балалар белән берлектә үткәрелгән өмәдә бакча тирәсеннән чуп-чарлар җыештырылды.
-
Элгердек ояны куярга 11.04.2017
Яз - табигатьнең иң гүзәл мизгеле. Челтерәп гөрләвекләр ага. Җылы яктан кошлар кайта...Кошлар - табигатьнең күрке,яме. Канатлы дусларыбыз өчен ояларны күбрәк ясыйк.
-
Олы җанлы апалар. 06.04.2017
Кеше кайчан матур була? Кеше матур шул вакыт.
Иле өчен,халкы өчен яшәгәндә җан атып.
Замананың авырлыгын җилкәсенә алганда.
Олы данга ирешеп тә кече булып калганда.
Олы җан булып калганга, олы җанлы булганга.
Бүген безгә килгән кунаклар – бакча ачылган беренче көннәрдән (1976 нчы ел) башлап озак еллар эшләгән хөрмәтле апалар.
-
1 нче апрель - Көлке көне 01.04.2017
1 нче апрель – Көлке көне. Бу бәйрәм турында белмәгән кеше юк. Бу көн юмор, көлү, күңел ачу көненә әйләнгән. Халык фантазиясе, 1 апрельдә генә түгел, көндәлек тормышта да кешеләрнең күңелләрен күтәреп йөрүче Хуҗа Насретдин кебек үзе беркатлы, үзе тапкыр әкият геройларын тудырган. Безнең бакчада да бу көнне бәйрәм иттек. Максат:укучыларның иҗади сәләтләрен ачу, тапкырлыкларын арттыру, күңел ачу чарасы буларак, сәламәтлекләрен ныгыту, барлык укучыларның да актив катнашуларына ирешү.
-
"Нәүрүз" бәйрәме. 21.03.2017
"Нәүрүз" - борыңгы әби-бабаларыбыз үткәргән язны каршылау бәйрәме ул. Балалар белән бәйрәм итүебезнең максаты: нәниләрне халкыбызның гореф – гадәтләре белән таныштыру, “Нәүрүз”-бәйрәме турында белемнәрен баету,фольклор запасларын арттыру, сәләтләрен ачу,үстерү,туган телгә карата мәхәббәт тәрбияләү. Бәйрәмдә халкыбызның дәртле җырларын, борыңгы такмакларын тыңладык, җырлы-биюле уеннарын уйнадык, “Нәүрүзбикәне” каршы алдык.
-
Язгы боз ястык калынлыгында булса да, ышанма! 09.03.2017
Язның беренче көннәреннән үк балалар белән язгы ташу чорында сак булу чаралары турында төрле әңъгәмәләр булды. Бүген “Язгы боз ястык калынлыгында булса да, ышанма!” темасына әңъгәмә уздырылды. Балаларга су буйларына төшмәскә, боз өсләренә кермәскә икәнлеге әйтелде. Яз көне боз нинди калын булса да, ул көпшәкләнә, тиз ватыла. Шуңа күрә суга бату куркынычы бик зур булуы аңлтылды.