МБДОУ «Большецильнинский детский сад Дрожжановского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422461, Республика Татарстан, Дрожжановский район, с. Большая Цильна, ул. Советская, д. 18 |
| Телефон: | +7(843)-753-86-44 |
| E-Mail: | Bolshecilninskiy.Mbd@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большецильнинский детский сад" |
| Руководитель: | Камалиева Айсылу Шаукатовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 3 детей Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами-0 детей |
| У нас учат: | 1 педагог |
МБДОУ «Большецильнинский детский сад Дрожжановского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << ( 31 ) 32 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
"Нәүрүз" бәйрәме. 21.03.2017

"Нәүрүз" - борыңгы әби-бабаларыбыз үткәргән язны каршылау бәйрәме ул. Балалар белән бәйрәм итүебезнең максаты: нәниләрне халкыбызның гореф – гадәтләре белән таныштыру, “Нәүрүз”-бәйрәме турында белемнәрен баету,фольклор запасларын арттыру, сәләтләрен ачу,үстерү,туган телгә карата мәхәббәт тәрбияләү. Бәйрәмдә халкыбызның дәртле җырларын, борыңгы такмакларын тыңладык, җырлы-биюле уеннарын уйнадык, “Нәүрүзбикәне” каршы алдык.
-
Язгы боз ястык калынлыгында булса да, ышанма! 09.03.2017

Язның беренче көннәреннән үк балалар белән язгы ташу чорында сак булу чаралары турында төрле әңъгәмәләр булды. Бүген “Язгы боз ястык калынлыгында булса да, ышанма!” темасына әңъгәмә уздырылды. Балаларга су буйларына төшмәскә, боз өсләренә кермәскә икәнлеге әйтелде. Яз көне боз нинди калын булса да, ул көпшәкләнә, тиз ватыла. Шуңа күрә суга бату куркынычы бик зур булуы аңлтылды.
-
Бәйрәм белән. 08.03.2017

Хөрмәтле әниләр, апалар, әбиләр! Сезне язның беренче бәйрәме белән тәбрик итәргә рөхсәт итегез! Сезгә гаилә бәхете, сәламәтлек, эшегездә уңышлар телибез, алдагы көнегездзә балаларыгызның игелеген күреп, оныкларыгызның шатлыкларына сөенеп яшәргә язсын.
-
8 март бәйрәме. 07.03.2017

Бүген бездә 8 март бәйрәме уңаеннан әниләр белән очрашу узды. Бәйрәмгә әниләр, әбиләр килгән иде. Балалар шигырьләр сөйләделәр, җырладылар. Әниләр бәйгедә, оештырылган уеннарда катнашып күтәренке күңел белән бәйрәмнән киттеләр.
-
Әни җирдә иң газиз, иң якын кеше. 07.03.2017

Әни - җирдә иң газиз, иң якын кеше, чөнки ул сине тудырган,күкрәк сөтен имезгән, җыр көйләп бишектә тибрәткән, беренче елмаюыңны күреп куанган, туган телне өйрәткән, халык моңын күңелеңә сеңдергән. Бөтен җир йөзен бизәгән язның беренче бәйрәме - 8 нче Март белән белән тәбрик итеп балалар үзләре ясаган чәчәкләрне әниләренә бүләк иттеләр.
-
Бәйрәм белән. 23.02.2017

Әтиләр узган җирдә шаулый игеннәр
Әтиләр йөргән җирдә яшәрә гөлләр.
Тыныч көннәрне бүләк итүче
Илебез данын бөек йөртүче
Әтиләр бит туган ил көче.
Хөрмәтле әтиләр. Сезне бәйрәм белән тәбрик итәбез.
-
Без бәйгедә. 22.02.2017

Бигрәк шаян инде без,
Тик тормыйбыз бер дә без.
Балалар авыл мәдәният йортында уздырылган "Ягез әле, егетләр" бәйгесендә чыгыш ясадылар. Нәниләрнең чыгышы тамашачыларга ошады.
-
Әтиләр бездә кунакта 21.02.2017

Хөрмәтле әтиләр. Бакча белән элемтәне өзмәгез, балаларыгызның якын кешесе, таянычы булыгыз.
-
Кышның салкыннарын җибәрәбез куып 06.02.2017

Сөенәбез, шатланабыз
Күңелле үтә кышлар.
Чаңгы, чана, тимераяк
Безнең иң якын дуслар.
-
Кошлар - безнең дусларыбыз. 10.01.2017

Килегез, кил, кошкайлар,
Сез бит безнең дускайлар.
Бакчабызга куныгыз,
Көн дә кунак булыгыз.
Балаларда кошларга сакчыл караш, мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык тәрбияләү максатыннан чыгып, бүген балалар белән берлектә, өлкәннәр ярдәмендә ясалган җимлекләрне агачларга урнаштырдык, җимнәр салдык һәм күзәтүләр алып бардык.






