Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Баганинская средняя общеобразовательная школа» Чистопольского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы "Татар Баганалысы урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422963, Республика Татарстан, Чистопольский район, с. Татарская Багана, ул. Комсомольская д. 22А |
Телефон: | +7(843)-423-62-64 |
E-Mail: | Stbag.Ctp@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Татарско-Баганинская СОШ» |
Руководитель: | Тухватуллина Гульназ Наилевна |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 25 |
У нас учат: | 16 |
Новости "МБОУ Татарско-Баганинская СОШ"
Бердәм дәүләт имтиханнарында үзгәрешләр.
Опубликовано: 19.01.20152014-2015 нче уку елы әле генә башланган кебек булса да инде беренче яртыеллыгы узып та китте. Алда чыгарылыш сыйныф укучыларын бердәм дәүләт имтиханнары көтә.
2015 нче елда бердәм дәүләт имтиханнарында хәйран гына үзгәрешләр дә бар.
Бердәм дәүләт имтиханнары апрель, май, июнь айларында үткәреләчәк. Башка еллардан аермалы буларак, быел декабрь аенда барлык чыгарылыш сыйныф укучылары рус әдәбиятыннан сочинение, ә кайбер мөмкинлекләре чикләнгән балалар изложение яздылар. Сочинениенең (изложениеның) нәтиҗәсе “зачет” һәм “незачет” дип бәяләнде. Сочинение нәтиҗәсе “зачет” булган очракта гына укучы бердәм дәүләт имтиханнарына кертелә, әгәр дә “незачет” икән бу очракта укучы февраль аенда, ул вакытта да булмаса, апрель аенда кабат сочинение язарга тиеш була. Бу мәктәпне алдагы елларны бетергән укучыларга да кагыла. Алар мәгариф идарәсенә яки үзләре тәмамлаган мәктәпкә мөрәҗәгать итәргә тиеш булалар. Димәк, бердәм дәүләт имтиханнарына керү өчен һәр кеше дә мәҗбүри сочинение язарга тиеш була.
2015 нче елда кертелә торган үзгәрешләрнең тагын берсе - математика фәненнән бердәм дәүләт имтиханын база һәм профиль дәрәҗәдә тапшыру. Математикадан имтихан ике көндә уздырылачак. Профиль дәрәҗәсе имтиханы югары уку йортына керү өчен бирелә. Ул 100 балл белән бәяләнәчәк. Минималь балл булып 27 балл тора. База дәрәҗәсеннән имтихан биш балл белән бәяләнәчәк. Бу имтиханны укучы аттестат алу өчен һәм югары уку йортында ала торган белгечлеге математик хәзерлек таләп итми торган бүлекләргә укырга керү өчен сайлый. Быел чыгарылыш сыйныф укучысы математикадан база һәм профиль дәрәҗәсендәге имтиханнарның икесен дә яки икесенең берсен тапшыра ала. Кабат бирәсе булган очракта укучы имтиханның база дәрәҗәсен генә бирә алачак.
Укучы үзе сайлап ала торган фәннәрдән чит телдән бердәм дәүләт имтиханы, шулай ук, үз эченә язма һәм телдән өлешләрне алачак. Телдән өлеше чыгарылыш сыйныф укучысының гаризасы нигезендә үз теләге буенча уздырыла. Моның өстенлеге шунда, имтихан бирүче телдән өлешкә катнашып уңышлы чыгыш ясаса, аңа өстәмә 20 балл биреләчәк. Димәк, язу өлешендә – максималь балл - 80 балл, телдән өлешкә – 20 балл. Чит телдән имтиханның минималь баллы – 22.
Укучы сайлап алу фәннәреннән минималь баллны җыя алмаса, сентябрь аеннан соң кабат бирә ала. Ләкин елга бер тапкыр гына.
Быел бердәм дәүләт имтиханнарына гариза бирү вакыты 1 февральгә кадәр. Гариза биргән укучыларның Россия күләмендә бердәм базасы булдырыла. 1 февральдән соң бу базага үзгәрешләр кертеп булмаячак.
Хөрмәтле әти-әниләр, чыгарылыш сыйныф укучылары, алдагы елларны мәктәпне тәмамлаган укучылар! Шушы вакытка кадәр өйдә дә, мәктәптә дә уртага салып сөйләшеп, сез керәсе уку йортына нинди имтиханнар кирәк булачагын ачыклап, кирәкле фәннәрне сайлавыгызны көтеп калабыз. Имтиханнарга әзерләнүдә, аларны тапшырганда Сезгә уңышлар телибез.
Источник: . район мәгариф идарәсе
К списку новостей