Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Лицей № 2» Чистопольского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының «№ 2 лицей» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422986 РТ, г. Чистополь, ул. Полющенкова, 28 Б |
Телефон: | +7(843)-424-64-65 |
E-Mail: | L2.Ctp@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Лицей № 2» |
Руководитель: | Зелинский Руслан Владимирович |
Год основания учреждения: | 2020 |
У нас учатся: | 700 |
У нас учат: | 60 |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Җәлил эзләре буйлап
Опубликовано: 15.02.2023Бүген халкыбызның горурлыгы - каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил әнә шундыйлардан. Бу исемне телгә алуга, аның кабатланмас шигырьләре һәм күпләр өчен кыюлык һәм батырлык үрнәге булган көрәше һәм эшчәнлеге күз алдына килеп баса. Ул – ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен көрәшкән курку белмәс, үлемне ирләрчә каршылаган каһарман да.
Бөек шагыйребезнең туган көненә багышлап, Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында безнең лицейда да төрле чаралар узды. "Җәлил эзләре буйлап" дигән дәрестә укучылар Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлын искә төшерделәр, шигырьләрен сөйләделәр. "Җәлилне укыйбыз" акциясендә дә укучылар бик теләп катнаштылар.
К списку новостей