Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Каргалинская гимназия» Чистопольского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының "Каргалы гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422971, Республика Татарстан, Чистопольский район, с. Каргали, ул. Нариманова, д. 47/а |
Телефон: | +7(843)-423-53-10 |
E-Mail: | Skar.Ctp@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Каргалинская гимназия" |
Руководитель: | Яруллина Гулина Зуфаровна |
Год основания учреждения: | 1981 |
У нас учатся: | 153 учащихся/бездә 153 укучы укый/ Из них иностранных граждан 0 |
У нас учат: | 25 педагогов/бездә 25 педагогик хезмәткәр укыта |
Новостные блоки
"Бездә кунакта"
Опубликовано: 09.04.2014Бу бәйрәм тантанасына хөрмәтле кунаклар булып, олы йөрәкле, гаҗәеп тә талантлы, киң күңелле шагыйребез, Халыкара Андерсен бүләге иясе, Тукай, Җәлил, Алиш премияләре лауреаты, Татарстанның һәм Башкортостанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Дәүләт советыдепутаты, дөньяда бердән-бер, җиде миллион татар халкын берләштергән Бөтенрәсәй татар гаиләсе фонды рәисе Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин; Бөтенроссия татар гаиләсе фонды директоры, Татарстан Республикасының иҗтимагый палата әгъзасы, Рәсәй федерациясенең сәламәтлек саклау отличнигы, Чистай районының якташлар җәмгыяте әгъзасы һәм 1972 нче елда безнең Каргалы мәктәбен тәмамлап, олы хезмәт юлына баскан Миләүшә Хафиз кызы Гайфуллина, Чистай муниципаль район башлыгы Илдус Тәлгат улы Әхмәтҗанов, Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Госман Әнвәр улы Нәбиуллин һәм районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары, “Чистай хәбәрләре” газетасының мөхәррир урынбасары Сорутдинова Гөлсинә Сәмигулла кызы, Чистай шәһәре телевидениесе һәм җирле шагыйрәләр дә килгән иде.
Килгән кунаклар туган телебезнең матурлыгы, туган телгә мәхәббәтнең бишектән үк салына башлавы, туган телнең буыннар арасын бәйләүче, төрле җирләрдә яшәүче милләттәшләребез арасында күпер салучы булуы турында ассызыкладылар.
Чистай муниципаль район башлыгы Илдус Тәлгат улы Әхмәтҗанов үз чыгышында бу сүзләр белән килешүен белдерде. Киләчәк буыннарга ата-бабаларыбызны олылау, туган җиребезне, туган телебезне, динебезне хөрмәт итү, гореф-гадәтләрне яшь буынга түкми-чәчми тапшырырга, мирас итеп калдырырга тиешлегебез турында әйтеп узды.
Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Госман Әнвәр улы Нәбиуллин шулай ук бу фикерләрне дәвам итеп, туган телнең белем чишмәсе булуын, туган телгә булган ихлас хисләрнең безне берләштерүе, бер бөтен итүе турында әйтте.
Туган телебезгә багышланган “Татар телем, туган телем” исеме астында узган бу әдәби-музыкаль кичә һәр кешенең күңеленә тирән үтеп керде. Кичә ахырында гимназия директоры Дәүләтшина Гөлия Зәйнулловна килгән кунакларга һәм кичәдә катнашучыларга үзенең олы рәхмәтен белдерде. Кунакларга киләчәктә дә тормыштан ямь табып, матур әсәрләр иҗат итеп, яңалыкка, алга омтылып яшәүләрен, иҗат ялкыннарының сүрелмәвен теләде.
К списку новостей