• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №2» Чистопольского муниципального района Республики Татарстан \ Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы "2 нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422980, Республика Татарстан, г. Чистополь, ул. Нариманова, д. 65
Телефон: +7(843)-425-34-24
E-Mail: G2.Ctp@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Гимназия №2"
Руководитель: Гайнутдинова Равиля Хакимхановна
Год основания учреждения: 1992
У нас учатся: 685, в том числе 12 иностранных граждан
У нас учат: 58

Музей

1999-2000 нче уку елының ахырында татар гимназиясендә Туган ягыбызны өйрәнү музее ачылган. Хәзер ул этнографик музей дип атала башлады. 

   Музей бүлмәсе бик зур булмаса да, бик күп материал сыйдырды.

   Музей хронологик яктан ХIХ гасырның азагын hәм ХХ нче гасырның 30 нчы елларын үз эченә алган экспонатлар туплаган.Әби-бабаларыбызның төп шөгыле игенчелек, терлекчелек булган.Йорт тирәсе читән белән әйләндереп алынган булган.Укучылар бик кызык экспонатлар алып килделәр: ике, өч, дүрт япьле сәнәкләр, борынгы үлчәүләр, урак, күмер үтүкләре, тимер үтүк, агач көрәк мичтән ипи алу өчен, җилпүч, чуен тоткычлар, тешле бәләк, тәпәннәр hәм башкалар.20нче гасырның беренче яртысына кадәр керосин лампалары белән яктыртылган.Авыл өенең түрендә сандык торган.Сандыкта

буыннан-буынга тапшырыла торган иң кадерле истәлекле әйберләр сакланган.Татар хатын-кызлары бу ашъяулыкларны, кызыл башлы сөлгеләрне үзләре тукып чиккәннәр.Ачык йөзле татар халкының сый-хөрмәтле өстәленең түрендә һәрвакыт күмер самоварлары җырлап утырган.Милли киемнәр дә үзенчәлекле булган.Хатын-кызны бәби итәкле күлмәк,чигелгән алъяпкыч, чигүле калфак,

кыйммәтле ташлар белән бизәлгән беләзекләр, кәситләр, йөзекләр бизәгән.Ә

ир егетләр чигелгән түбәтәй һәм камзол киеп йөргәннәр.

Үз халкыбызның тарихын өйрәнү - безнең  бурычыбыз, чөнки ул зиһенне баета, дөньяга карашны киңәйтә.

 Самоварлар янында балчыктан эшләнгән чүлмәкләрне бабаларыбыз үз куллары белән ясаганнар. Аны сөт салу өчен кулланганнар. Менә шул предметлар безнең музейда да үз урынын алып, ямь биреп торалар.

   Әлеге экспонатлар спектакльләр, әдәби-музыкаль кичәләр, әдәбият hәм тарих дәресләрендә бик киң кулланылалар.