• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №2» Чистопольского муниципального района Республики Татарстан \ Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы "2 нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422980, Республика Татарстан, г. Чистополь, ул. Нариманова, д. 65
Телефон: +7(843)-425-34-24
E-Mail: G2.Ctp@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Гимназия №2"
Руководитель: Гайнутдинова Равиля Хакимхановна
Год основания учреждения: 1992
У нас учатся: 685, в том числе 12 иностранных граждан
У нас учат: 58

Безнең гимназиянең тарихы

Чистай каласының үзәгендә Нариман урамы 65 нче йортта урнашкан хәзерге 2нче гимназия бинасы 1912-1914 нче елларда Казан архитекторы П.И. Абрамычев проекты буенча кызлар гимназиясе итеп төзелә.

Ул тарихка бердәнбер татар мәктәбе буларак кереп калган. Бу бина бик күп тарихи вакыйгаларны үз эченә алып тора.

1914 – 1917 нче елларда Беренче бөтендөнья сугышы башлану сәбәпле бирегә Рига шәһәреннән күчерелгән прапорщиклар әзерләү мәктәбе урнаша. 1917 нче елда икенче баскычтагы мәктәп булып эшли башлый. Революциядән соң бу бинада партия мәктәбе оештырыла. 1917 нче елдан 1930 нчы елга кадәр башлангыч мәктәп була. 1930 нчы елда  җидееллык мәктәп ул вакытта  Карл Маркс урамындагы балалар йорты бинасында урнаша.

1931 – 1934 нче елларда бинада Дәүләт эшчеләр факультеты үзенең хокукын ала.

1941 нче елда бу бинага Мәскәүдән эвакуацияләнгән сәгать заводы урнаша.

Күп кенә укытучылар һәм шушы мәктәпне тәмамлаган укучылар Бөек Ватан сугышы елларында туган ил азатлыгы өчен фронтка китәләр. Алар арасында директор З.Я.Төхвәтуллиннан башлап, укытучылары С.З.Камалов, З.А.Мостаев, З.А.Арсланов, Ф.А.Усманов, М.Хуҗиәхмәтов, З.М.Нуруллин, З.Х.Сибгатуллина һәм мәктәпне тәмамлаган укучылар нке туган Хәмит һәм Мәҗит Хәсәновлар, Х.Сабитов, З.Ибраһимов,Г.Ишморатов,Хәйруллин,Ч.Заһирова,И.Мөхетдинов,З.Юмаев,Х.Яхин,

В.Сиговларны  атарга була.

1952 нче елда сәгать заводы мәктәп бинасын капиталь ремонт ясап бушата.

1954 нче елның 17 нче маенда актлар залы тантаналы рәвештә ачыла.

1956-1958 нче елларда мәктәп масштабы күренерлек үзгәрә.Укучыларга һөнәри белем бирү кертелә.Мәктәптә токарь, слесарь, столяр мастерскойлары җиһазландырыла һәм укучылар расписание нигезендә бу һөнәрләргә өйрәнәләр. 1957 нче елда теплица ачыла.

Районның «Чапаев» колхозы шефка алына. Анда укучыларның хезмәт һәм ял итү лагере ачыла.

            Мәктәпне тормыш проблемалары белән бәйләүне күздә тотып, балаларга өч профиль – трикотаж әйберләре әзерләү, машина төзелеше һәм мәктәпкәчә тәрбия  эше буенча һөнәр бирелә.

1992 елда икенче урта мәктәп татар мәктәп гимназиясе исемен ала, 1998 елдан татар гимназиясе итеп йөртелә башлый, ә 2006 елдан 2 нче номерлы гимназия итеп үзгәртелә.

            Бу мәктәпне тәмамлаган укучыларар арасыннан Татарстан һәм Россия күләмендә танылган шәхесләр үсеп чыккан. Шуларның кайберләрен атап үтәсе килә.

 Гомәр Исмәгыйль улы Усманов – ТАССР Министрлар Советы Рәисе, КПСС Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре;

 Нияз Уразгильдеев ТАССРның атказанган хирургы.   

     

Марат Шакирҗан улы Хөснуллин – Төзелеш архитектура һәм торак-. коммуналь хуҗалык министры, Илдус Тәлгать улы Әхмәтҗанов – Чистай муниципаль районы хакимият башлыгы.

             Альберт Шамил улы Фәхретдинов – Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты.

            Роза Мөҗип кызы Идрисова  шушы мәктәпне тәмамлап, Татарсанның атказанган укытучысы исеменә лаек булган, һәм 8 ел туган мәктәбендә директор вазыйфасын уңышлы  алып барган.

              Мәктәп үзенең патриотлары белән горурлана. Армия сафларында хезмәт иткәндә, кайнар нокталарга эләгеп, солдат антына тугрылыклы калып, батырларча һәлак булган һәм Батырлык ордены кавалеры Орлов Роман күңелләребездә җылы хисләр белән саклана. Гимназистлар батыр каберенә эзне суытмый, әнисе белән тыгыз элемтәдә тора

             Хәзергесе вакытта гимназиядә 34 укытучы эшли. Шуларның җидесе әйдәп баручы, ...беренче категорияле укытучы. Коллектив белән Гайнетдинова Равилә Хакимхан кызы җитәкчелек итә. Тынгысыз, эзләнүчән директор милли гимназияне саклап калуга, һәр педагогны үстерүгә зур өлеш кертә.

Гимназиянең абруе елдан-ел үсә. Соңгы елларда 4 рус теле һәм әдәбияты укытучысы грантка ия булды. Алар – Хәмитова Рәмзия Рафыйк кызы, Гөбәева Тәнзилә Җәгъфәр кызы, Мөдәрисова Розалия Вахит кызы, Закирова Рушания Вахит кызы.

  Фән буенча уздырылган олимпиадаларда, төрле конкурсларда, конференцияләрдә дә уңышлар бик күп....... Гимназия ел саен диярлек алтын, көмеш медальгә тәмамлаган укучыларын горурланып зур тормыш юлына озата. Соңгы елларда түбәндәге укучылар медаль ияләре булдылар:  Мингалимова А., Гыйззәтуллина Р., Ногманова Н., Гафурова Л., Закирова Динә һәм Дилбәр, Әхмәтвәлиева В., Әхмәдуллин И., Сәлахова Л., Нуруллва И., Гарипов М., Мөдәрисова А., Сәхабетдинова А., Әхмәтвәлиева Г., Гафиатуллина А., Кәримова Э., Минабетдинова Г., Вахитова И., Шәрифуллина Гөлназ һәм Айгөл.

       Башка мәктәпләрдән аермалы буларак, 2 нче гимназиядә балаларның сәламәтлеген һәм ялын оештыруда яңача җиһазландырылган спортзал, спорт мәйданчыгы, актлар залының әһәмияте зур.