Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокадеевская средняя общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423117, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Старое Кадеево, ул. Советская, дом 8 |
| Телефон: | +7(843)-963-13-19 |
| E-Mail: | st-kadeevo.school@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старокадеевская СОШ" |
| Руководитель: | Лукманова Резидя Якуповна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 34 ученика |
| У нас учат: | 14 учителей |
Новостной блок
Сәламәт тәндә сәламәт акыл!
Опубликовано: 17.02.20153нче һәм 4нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Д.Г.Вәлиуллина , Р.Я.Мотигуллина белән берлектә таудан чана шуарга бардылар. Җир ап-ак кар белән капланган. Бөтен дөньяда аклык, сафлык. Аяк астында яңа яуган кар шыгыр-шыгыр килә. Кар бөртекләрендә аклык та, сафлык та, шатлык та бар. Кар яуганда, күзләр генә түгел, күңел дә иркәләнә. Ап-ак бәскә төренгән агачларны кем матур димәс? Саф, салкын һавасың сулап, күкрәгеңә шифа һәм дәва аласың. Битләр алсулана. Керфекләреңә, чәчеңә, иреннәреңә күбәләк кар килеп куна. Ә балаларга, кышын тагын да рәхәт һәм күңелле. Кышның уеннары гына да ни тора бит! Кар йомарлап атышу, җепшек кардан кар бабай һәм кар кызы, тагы әллә нинди фигуралар ясау дисеңме − берсе дә калмый. Чаналарга, чаңгыларга да чират җитә. Артыңнан кар өермәләре калдырып, биек-биек таулардан чаңгы-чана шуу нинди күңелле! Ул шугалакта тимераяк шууларның рәхәтлеге сөйләп бетергесез! Өйгә кайтасы килми. Болар барысы да кыш көне генә була торган күренешләр. Шуңа күрә кышны яратмаган кеше бар микән?
К списку новостей














