Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокадеевская средняя общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423117, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Старое Кадеево, ул. Советская, дом 8 |
| Телефон: | +7(843)-963-13-19 |
| E-Mail: | st-kadeevo.school@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старокадеевская СОШ" |
| Руководитель: | Лукманова Резидя Якуповна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 34 ученика |
| У нас учат: | 14 учителей |
Новостной блок
Сәламәт булу –бәхет.
Опубликовано: 11.12.2017
"Саулык – иң зур байлык”
Татар халык мәкале.
"Саулык – иң зур байлык”, диләр. Чөнки ул булмаса, кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм. Сәламәтлек кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләгенә ирешә, тирә-юньне танып белә, җәмгыять тормышында актив катнаша, хезмәттән, уеннар, бию һәм физик күнегүләрдән канәгатьлек ала. Кешенең сәламәтлеге – аның шәхси эше дип әйтү дөрес түгел. Кеше бары тик сау-сәламәт булганда гына җәмгыятькә файда китерә.
Сәламәтлек – һәркем үзе күтәрелергә тиешле биеклек. Сәламәтлек – ул чыныгу, дөрес туклану, көндәлек режим, хезмәт, начар гадәтләрне булдырмау һәм әлбәттә хәрәкәт!
Шуларны истә тотып, 10 нчы сыйныф укучылары ( сыйныф җитәкчеләре Хисамиева Рәмзия), боз сараенда булып кайттылар. Шугалакта шуу – бик рәхәт. Укучылар сәгатьләрнең узуын сизмәделәр дә. Боз сараенда үткәрелгән вакыт бик файдалы һәм күңелле үтте. Чөнки алар шул вакыт эчендә рәхәтләнеп шудылар, бер-берсе белән аралаштылар. Спорт белән шөгыльләнү , физик яктан гына түгел, ә рухи яктан да тәрбияли. Ихтыяр көчен дә ныгыта.
Шундый кызыклы чараны оештыруда булышкан әти-әниләргә зур рәхмәт!
Источник: Cntyufptnf
К списку новостей














