Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокадеевская средняя общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423117, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Старое Кадеево, ул. Советская, дом 8 |
Телефон: | +7(843)-963-13-19 |
E-Mail: | kadeevo@inbox.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Старокадеевская СОШ" |
Руководитель: | Калугин Антон Юрьевич |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 34 ученика |
У нас учат: | 14 учителей |
Новости\Яңалыклар
Дәүләт символлары
Опубликовано: 06.02.2016Дөньяда 170-тән артык бәйсез ил бар. Һәр бәйсез мөстәкыйль ил үзенә генә хас байракка (флаг), туграга (герб) һәм гимнга ия.
Татарстан халык рәссамы Тавил Гыйният улы Хаҗиәхмәтов төзегән проект буенча ясалган Татарстан Дәүләт әләмен, ТССР Югары Советының 1991 елның 29 ноябрендәге утырышында раслыйлар.
Татарстан Дәүләт әләменең иңе буеның яртысы кадәр. Астан өскә таба өч өлешкә бүленә. Өске өлеше яшел, аскы өлеше шул зурлыкта кызыл, ә уртада тар ак тасма. Кызыл төс – төркиләр ышануынча күәт – дәрман, тормыш – яшәү тантанасы, кояш, ут, яшен билгесе һәм бәйрәм мәгънәсенә ия.
Яшел төс – җанлы табигать, яшәү, яшлек, яңарыш һәм ислам дине билгесе.
Ак төс – сафлык, пакълык,тынычлык – иминлек билгесе.
Татартстан Дәүләт туграсы ТССР Югары Советының 1992 елның февралендәге утырышында раслана. Ул Татарстан әләме төсләрендә башкарылган. Туграның үзәгендә – кояш җирлегендә алгы уң аягын кутәргән, янтавында түгәрәк калкан булган Ак барс сурәтләнгән. Кояш түгәрәгенә татар милли бизәкләре һәм лалә чәчәге төшерелгән, аскы өлеше “Татарстан” дип язылган кайма белән уратып алынган. Канатлы Ак барс – борынгы заманнарда уңдырышлылык тәңресе, балалр яклаучысы образын гәүдәләндергән. Калкан уртасынадагы таҗ яфраклары җөп санынча(8) булган, кашкарый(астра) чәчәге мәңгелек тормыш чыганагын, озын гомер теләүне, кояшны аңлата. Яшел төс Республикабызның табигатен, алтын бизәк илебез җиренең ямен, уңдырышлылыгын чагылдыра. Ак барс артындагы кояш илаһи мәгънәгә ия һәм аяз күкне, сафлык, яктылык һ.б. яхшылык төсмерләрен аңлата. Дәүләт туграсы концепсиясенең авторы филология фәннәре докторы Назыйм Ханзафаров, рәссамы – Риф Фәхретдинов, иҗат коллективы җитәкчесе – Татарстан халык шагыйре Ринат Харис.
Татарстан Республикасы Дәүләт Гимны – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе СССР һәм Россиянең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты композитор Рөстәм Яхин музыкасы нигезендә эшләнә. Симфоник оркестр өчен Рубин Абдуллин эшкәрткән. Аның музыкаль редакциясен ТР Югары Советы 1993 елның 14 июль карары нигезендә раслаган. Гимнның текстын 2013 елда Татарстан Республикасының Дәүләт Советы утырышында раслыйлар. Гимнның сүзләрен Рамазан Байтимеров иҗат иткән, русчага Филипп Пираев тәрҗемә иткән. Татарстан Республикасы Дәүләт Гимны халык алдында башкарылганда, Гимны тыңлаучылар басып тыңлыйлар. Дәүләт гимнына ихтирам күрсәтү – һәр гражданинның бурычы. «Гимн» - грек сүзе, ул тантаналы җыр дигән мәгънәне белдерә.
Бу материал буенча Иске Кади мәктәбендә төрле сыйныфларда “Сыйныф сәгатьләре” үткәрелде
Источник: сайт
К списку новостей