Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокадеевская средняя общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423117, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Старое Кадеево, ул. Советская, дом 8 |
Телефон: | +7(843)-963-13-19 |
E-Mail: | kadeevo@inbox.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Старокадеевская СОШ" |
Руководитель: | Калугин Антон Юрьевич |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 34 ученика |
У нас учат: | 14 учителей |
Новости\Яңалыклар
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы!
Опубликовано: 11.02.20157 нче һәм 8 нче сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчеләре Р.И.Хисамиева һәм Г.Г.Вагизова белән берлектә сугыш чорына туры килгән әбиләребезне ачык сыйныф сәгатенә чакырдылар. Бу очрашу Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Алар укучыларга бу җиңүнең зур корбаннар аша килүен , аянычлы бала-чакларын һәм үсмер елларын чын күңелләреннән сөйләделәр. Очрашу бик эчтәлекле һәм файдалы үтте. Ветеран укытучы Вагизова Иркәнур Исмагил кызының яшь буынга теләге мондый: "Бу тормышта күпне күргән кеше буларак шуны әйтәсем килә: хәзерге тормышыбыз җәннәткә тиң. Хәзер бит бөтен нәрсә дә бар. Урамга чыксак - аяз күк йөзе, иң мөһиме - тынычлык. Сез, яшьләр, без күргән михнәтләрне күрмәвегез белән бәхетле. Хәзерге тормышны сусыз, җылысыз, яктылыксыз, ризыксыз күз алдына да китерә алмый торгансыздыр..." Укучылар! Әгәр сез тыныч өйдә яшисез, иркен мәктәпләрдә укыйсыз, айлы кичтә үзегезнең дусларыгыз белән серләшеп утырасыз икән, белегез - бу җирдә сезнең матур яшәвегез өчен меңләгән солдатларның каны түгелгән. Бу тормышның кадерен белегез, кадерле балалар!
К списку новостей