Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокадеевская средняя общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423117, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Старое Кадеево, ул. Советская, дом 8 |
Телефон: | +7(843)-963-13-19 |
E-Mail: | kadeevo@inbox.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Старокадеевская СОШ" |
Руководитель: | Калугин Антон Юрьевич |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 34 ученика |
У нас учат: | 14 учителей |
Новости\Яңалыклар
"Балалар китабы"
Опубликовано: 02.04.2014Дүшәмбе – атналыкны ачу көне итеп билгеләнде. Китапханәче Вагизова Гөлинә Галимҗан кызы балаларны Юбиляр китаплар белән таныштырды. Чара презентация күрсәтү формасында узды.
Сишәмбе – “Син газеталарны беләсеңме? “ дигән темага викторина узды. Укучыларның нинди газеталарны белүләре, үзләре нинди газеталарны яратып укулары турында әңгәмә үткәрелде.
Чәршәмбе- “Дәреслегең ни хәлдә укучым ?” дигән исем астында дәреслекләрнең тотышы буенча рейд үткәрелде.
Пәнҗешәмбе - 1-7 сыйныфлар арасында “Һәр рәсемдә Тукай әкиятләре “ – рәсем күргәзмәсе
үткәрелде. Укучылар арасында сәнгатьле итеп шигырь, әкиятләр һәм моңлы итеп җырлар да җырланды.
Җомга - 1-3 нче сыйныф укучылары мәктәп китапханәчесе Гөлинә апалары белән авыл китапханәсенә экскурсиягә барды. Китапханәче Гыйрфанова Рушания апалары аларны бик җылы каршы алды. Укучылар өйгә укырга алган кызыклы әдәбиятларын тапшырдылар һәм апалары ярдәмендә яңа китаплар да алдылар. Бу сыйныф укучылары китапханәдә еш була торган кунаклар. Алар балалар өчен килгән газета-журналларның соңгы номерлары белән таныштылар, китапханәче апаларына төрле темаларга сораулар бирделәр һәм тематик күргәзмәләр белән дә таныштылар.
Шимбә - Балалар китабы атналыгына йомгак ясалды. Актив катнашучыларга бүләкләр тапшырылды. Гомумән алганда, атналык бай эчтәлекле һәм кызыклы узды.
К списку новостей