Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокадеевская средняя общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423117, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Старое Кадеево, ул. Советская, дом 8 |
Телефон: | +7(843)-963-13-19 |
E-Mail: | kadeevo@inbox.ru, Nail.Muksinov@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Старокадеевская СОШ" |
Руководитель: | Муксинов Наил Фаляхович |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 39 учеников |
У нас учат: | 14 учителей |
Новости\Яңалыклар
III Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе
Опубликовано: 13.11.2020Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә III Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесен үткәрә.
Әлеге чараны уздыруның максаты Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, М.Җәлилнең, аның көрәштәшләренең һәм язучы-фронтовикларның иҗади мирасын популярлаштыру, аларның иҗатына кызыксынуны арттыру, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, талантларны ачыклау, сәләтләрен күрсәтүгә мөмкинлекләр тудыру.
Милләтебез өчен кирәкле булган бу чараны без Иске Кади урта мәктәбе укучылары барлык укучылар катнашында уздырдык. Җәлилнең төрле чорда иҗат иткән шигырьләрен ятлап, аның иҗатына хөрмәтләрен белдерделәр. Әлбәттә шигырь бәйрәме ул әле үзенә күрә бәйге дә булды . Җиңүчеләр дә билгеле булды.
“Җәлил татар телендә”- номинациясендә
1-урын. Муктасимов Рифат-6 кл, Зайцева Нурсылу-2 кл –“Тау елгасы “ шигыре.
2-урын. Калимуллина Алия – 7 кл –“Яулык” шигыре.
“Җәлил рус телендә” номинациясендә.
- урын. Юсупова Айсылу-4 кл- “Смерть девушки” шигыре.
Источник: Стенгазета
К списку новостей