• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокадеевская средняя общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423117, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Старое Кадеево, ул. Советская, дом 8
Телефон: +7(843)-963-13-19
E-Mail: kadeevo@inbox.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Старокадеевская СОШ"
Руководитель: Калугин Антон Юрьевич
Год основания учреждения: 2000
У нас учатся: 34 ученика
У нас учат: 14 учителей

Новости\Яңалыклар

Игелеклелек

Опубликовано: 16.03.2018

      Игелекле булу ул – шәфкатьле, иманлы, әхлаклы булу, сабыр гына сөй-ләшү, мөлаем, ярдәмчел булу. Бу сыйфатлар безгә борын-борыннан әби-бабаларыбыздан мирас булып калган. Гомумән, без әдәп сакларга, инсафлы, намуслы булырга тиешбез. Бу үзе игелеклелекне күрсәтә. Тормышта курен-гәнчә, игелекле булу ул- ярдәмчел булу, кеше хәленә керә белү, читләр хәсрәтенә сөенмәү.

   Игелекле кеше – башка кешеләргә изгелек кылучы зат. Бүгенге көндә изгелек эшләүчеләр шактый күп. Кайберәүләр ятим балаларга ярдәм итә, аларны үз гаиләләренә тәрбиягә алалар.   Бу гаиләләр кешеләргә ярдәм итүне үзенең намус һәм вөҗдан эше дип саный.

    Кешеләр өчен кылган бөтен яхшы гамәлләрне дә изгелеккә мисал итеп була. Кемнеңдер хәлен белү – бу шулай ук игелекле гамәл. Язгы яхшылык атнасы уңаеннан, 10 нчы сыйныф укучылары һәм җитәкчеләре Хисамиева Р., Миначева Илүзәнең хәлен белеп кайттылар. Илүзәгә концерт номерлары һәм күчтәнәч тапшырдылар. Үзләре кызыксынган сорауларын бирделәр. Әңгәмә файдалы үтте. Илүзәнең дуслары бик күп. Ул алар белән интернет аша аралаша. Шулай ук өенә килеп йөрүче дуслары да шактый. Сыйныф-ташлары белән дә гел элемтәдә тора икән. Илүзә җырларга да ярата. Ул өендә, үзлегеннән җырлар өйрәнеп, төрле концертларда да катнаша. Килә-чәктә дә гаиләсенең, дусларының күңел җылысын, ярдәмен тоеп, озак еллар яшәргә язсын Илүзәгә, уңышлар һәрвакыт юлдаш булсын.

    Бу-изгелекнең бер кечкенә үрнәге генә. Әби-бабайларга, авыр хәлле кешеләргә булыштыңмы, өйдә әти-әниеңә, дустыңа ярдәм иттеңме, хәтта теләсә кемгә яхшылык эшләсәң дә, бу – изгелек. Янәшәбездә изгелек кылучы кешеләр күбрәк булса, яшәве күпкә күңеллерәк булыр иде.


Источник: Стенгазета

К списку новостей