Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокадеевская средняя общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423117, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Старое Кадеево, ул. Советская, дом 8 |
Телефон: | +7(843)-963-13-19 |
E-Mail: | kadeevo@inbox.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Старокадеевская СОШ" |
Руководитель: | Калугин Антон Юрьевич |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 34 ученика |
У нас учат: | 14 учителей |
Новости\Яңалыклар
Туган телем-иркә гөлем
Опубликовано: 01.02.2018
“Туган тел – иң татлы тел,
Туган тел – иң тәмле тел.
Тәмле дип, телең йотма,
Туган телне онытма!” – дип язган халык шагыйре Шәүкәт абый Галиев.
Туган телебезгә карата балаларда кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү; татар халык авыз иҗаты әсәрләрен белү күнекмәләрен тикшерү; бәйләнешле сөйләм телен үстерү максатыннан башлангыч сыйныфларда «Туган телем-иркә гөлем»диеп исемләнгән сыйныф сәгате үтте. “Теле юкның – иле юк”,- ди халык. Безнең гөрләп чәчәк аткан Ватаныбыз,бөтен дөньяга билгеле булган татар телебез бар. Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле. Туганнан алып, соңгы сулышына кадәр, тел һәм сүз – кешенең аерылгысыз юлдашы. Безнең туган телебез – татар теле, зур тарихлы, бай, җырлы, моңлы тел ул. Укучылар Туган тел турында шигырьләр, хыялланырга өйрәткән татар халык әкиятләрен сөйләделәр; тапкыр, җор телле булырга өйрәткән табышмак һәм мәкальләрен искә төшерделәр; призентация карадылар. Һәр сыйныфта актив укучылар билгеләп үтелде: 1 сыйныфтан: Гирфанов С., Юсупова А., 2 сыйныфтан: Калимуллин Р., Ниятов Р., 3 сыйныфтан: Муктасимов Р., Камалова И., Хисматова И., 4 сыйныфтан: Мурадымов Р., Калимуллина А. Туган йортыбызның, туган авылыбызның, туган илебезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз, моңлы һәм хисле иткән җырларыбызны туган тел аша ишетәбез. Сыйныф сәгате “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
Источник: Стенгазета
К списку новостей