Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокадеевская средняя общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423117, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Старое Кадеево, ул. Советская, дом 8 |
Телефон: | +7(843)-963-13-19 |
E-Mail: | kadeevo@inbox.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Старокадеевская СОШ" |
Руководитель: | Калугин Антон Юрьевич |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 34 ученика |
У нас учат: | 14 учителей |
Новости\Яңалыклар
Без - Тукайлы халык
Опубликовано: 26.04.2017Бүген без бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көнне билгеләп үтәбез. Моннан 131 ел элек, 1886 нчы елның 26 нчы апрелендә дөньяга килеп, 104 ел элек, ягъни 1913 нче елның 3 нче апрель иртәсендә дөньядан китеп тә барган Тукай бүген дә безнең арабызда кебек. Аның иҗаты, аның геройлары безнең күңелләрдә, безнең җаныбызда. Г.Тукай бик аз яшәгән. Аның балачагы бик авыр булган, ул кечкенәдән ятим калып, төрле гаиләләрдә тәрбияләнеп үскән. Ул яшәгән урыннарны гына күздән кичерсәң дә, дистәгә якынлаша:Кушлавычта ул дөньяга аваз салган, Өчиле, авыр булса да, бабасы канаты астына сыендырып, үлемнән саклап калган,Саснада ул аз булса да әнисе куенында назланган...һәм иң зур югалту ачысын да татыган, Казан аны тәүге тапкыр ачлык тырнагыннан алып калса,соңыннан аны шагыйрь итеп бөтен дөньяга таныткан, Кырлайны ул үзе үк “дөньяга күзем ачылган урын” дип атаган, Җаек исә кечкенә Габдулладан шагыйрь Габдулла Тукай ясаган...
Без Иске Кади укучылары да бу бәйрәмгә тырышып әзерләндек. Шигырьләрен ятладык,җырларын җырладык,әкиятләрен сәхнәләштердек. Кичәбезне “Туган тел” җыры белән тәмамладык.Аннан соң барыбыз бергәләп Тукай һәйкәле янына бардык,чәчәкләр куйдык.
Источник: Стенгазета
К списку новостей