Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокадеевская средняя общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423117, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Старое Кадеево, ул. Советская, дом 8 |
Телефон: | +7(843)-963-13-19 |
E-Mail: | kadeevo@inbox.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Старокадеевская СОШ" |
Руководитель: | Калугин Антон Юрьевич |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 34 ученика |
У нас учат: | 14 учителей |
Новости\Яңалыклар
23 февраль – Ватанны саклаучылар көне.
Опубликовано: 24.02.201723 февраль – Ватанны саклаучылар көне. Бу – батырлар һәм кыюлар көне. Безнең бабайлар, әтиләр без тыныч, мул тормышта яшәсен, бәхетле булсын өчен Ватаныбызны саклаган. Бу бәйрәмгә инде 96 ел. Псков шәһәре янында немец басып алучыларын җинү хөрмәтенә 1918 елның 23 февралендә Кызыл Армия көне бәйрәмен билгеләп үтү турында карар чыгарыла. Соңыннан бу бәйрәм Совет Армиясе һәм Хәрби диңгез Флоты көне итеп үзгәртелә. Ә хәзер берничә ел инде Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләп үтелә. Ватанга хезмәт итү – ул халыкның тыныч тормышын саклау, үз илеңнең намусын саклау дигән сүз .
“Армия” сүзе латинчадан “коралландырылган” диеп тәрҗемә ителә. Ләкин армия коралы белән генә түгел, ә үзенең кыю, батыр солдатлары белән көчле. 1945 нче елда Совет Армиясе Гитлер гаскәрләрен тар-мар итеп, Европаны фашист илбасарларыннан азат итте.
Ә тыныч вакытта безнең армия Россиянең унар меңләгән километр коры җир, су һәм һава чикләрен саклый. Һәм һәрвакыт борынгы бабаларыбызның иң яхшы хәрби традицияләренә таяна.
22 февраль көнне безнең мәктәпнең 2-4 сыйныф укучылары Ватанны саклаучылар көненә әтиләрен кунакка чакырдылар.Балалар әтиләренә багышлап җырлар җырладылар,биеделәр,шигырьләр сөйләделәр. Кичә бик күңелле үтте.
Источник: Стенгазета
К списку новостей