Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокадеевская средняя общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423117, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Старое Кадеево, ул. Советская, дом 8 |
Телефон: | +7(843)-963-13-19 |
E-Mail: | kadeevo@inbox.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Старокадеевская СОШ" |
Руководитель: | Калугин Антон Юрьевич |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 34 ученика |
У нас учат: | 14 учителей |
Новости\Яңалыклар
Бөтенроссия акциясе "СТОП ВИЧ/СПИД"
Опубликовано: 01.12.2016Бүген без 8-11 нче сыйныф укучылары замананың иң яман чире булган- СПИД турында сөйләштек. 11 нче сыйныф укучысы Закиров Равил әзерләгән чыгыштан бик күп мәгълүмат алдык. Дөньяда әлеге чирне һәр 6 секундта бер кеше эләктерә. Татарстанда бүгенге көндә һәр 7 сәгатьтә бер кешедә бу авыру табыла.
XX гасыр чире дип тә аталган СПИД елдан-ел күбрәк кешегә йога бара. Әлегә дәвасы табылмаган бу авыру кешегә гадәттә җенси юлдан һәм, йогышлы энәләр кулланып, кан аша килеп эләгә.
Үткән гасыр ахырларында табылып, кешелек дөньясын дер селкеткән әлеге авыру вирусы кеше организмы тышында яши алмый. Һавага эләккәннән соң әлеге вирус шунда ук таркала. СПИД вирусының үзен иркен хис итә торган бердәнбер урыны булып кеше организмындагы сыеклык тора.
Биология укытучысы Хисматова Г. укучыларга бу авырудан саклану чаралары турында сөйләде.
Җәмгыять һәм тарих укытучысы Муртазин М. СПИД авыруының килеп чыгышы белән таныштырды.
СПИД- җирдә яшәүчеләргә әхлаксызлык өчен бирелгән җәзадыр, бәлки. “Үз хатасында юләрләр генә өйрәнә”,- дигән О.Бисмарк. Тормышка куркыныч янаучы аянычлы хаталар ясаудан сак булыгыз. Арагызда бер кайчан да наркотикларга урын булмасын. Һәрвакыт файдалы гамәлләр генә кылыгыз, намуслы, кешелекле, югары әхлаклы кеше булыгыз.
Источник: Стенгазета
К списку новостей