Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокадеевская средняя общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423117, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Старое Кадеево, ул. Советская, дом 8 |
Телефон: | +7(843)-963-13-19 |
E-Mail: | kadeevo@inbox.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Старокадеевская СОШ" |
Руководитель: | Калугин Антон Юрьевич |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 34 ученика |
У нас учат: | 14 учителей |
Новости\Яңалыклар
Бөек Җиңүнең 71 еллыгын каршылап 4 сыйныфларда “Сугыш бүтән кабатланмасын!”дип исемләнгән рәсемнәр бәйгесе булып үтте.
Опубликовано: 25.04.2016
Һәйкәл булып баса җиңүчеләр,
Һәйкәл булып баса батырлар.
Ә батырлар ике тапкыр үлми,
Җирдә алар мәңге балкырлар.
Тарихта тиң булмаган Бөек Ватан сугышы 1418 көн һәм төн дәвам иткән. Илебез халыклары дошманга каршы бердәм күтәрелгәннәр. Тик ике юл булган: я – үлем, я – җиңү! Сугышта һәлак булган һәм хәбәрсез югалганнар язмышына беребез дә битараф түгел. Барыбыз да сугышның бутән кабатлавын , җирдә тынычлык хакимлек итүен телибез. Артта калган шушы вәхшәтле көннәрнең эчтәлеген ныграк аңлау өчен Бөек Ватан сугышында җанын-тәнен биреп фашист илбасарлары белән көрәшкән сугышчылардан, ә хәзерге вакытта ветераннар булып саналган бабаларыбыздан сорашып беләбез. Сугышның ачы хәсрәтләре аларга бик күп кайгы алып килгән һәм алар бу көннәрне искә алганда күз яшьләрсез сөйли алмыйлар.Быел Бөек Җиңүнең 71 елын билгеләп үтәбез. Шушы уңайдан 4 сыйныфларда “Сугыш бүтән кабатланмасын!”дип исемләнгән рәсемнәр бәйгесе булып үтте. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: I урын- Муртазина Гөлсирин, II урын- Калимуллин Марат һәм Насибуллин Рәмзил, III урын – Хасаншин Ильназ һәм Гафиятуллина Айгөлгә бирелде. (Сыйныф җитәкчесе: Д.Г.Валиуллина)
Источник: Сайт школы
К списку новостей