Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокадеевская средняя общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423117, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Старое Кадеево, ул. Советская, дом 8 |
Телефон: | +7(843)-963-13-19 |
E-Mail: | kadeevo@inbox.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Старокадеевская СОШ" |
Руководитель: | Калугин Антон Юрьевич |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 34 ученика |
У нас учат: | 14 учителей |
Новости\Яңалыклар
4 сыйныфларда “Татарстан варислары без – улларыңа лаек алмашлар”диеп исемләнгән отряд сборы булды.
Опубликовано: 08.04.20164 сыйныфларда “Татарстан варислары без – улларыңа лаек алмашлар”диеп исемләнгән отряд сборы булды.
Бүген 4 сыйныф укучылары кешеләрдә әйләнә - тирә мохиткә карата шәфкатьлелек уяту, табигатьне саклау, туган ягыбыз белән тирәнтен танышу максатыннан чыгып , “Татарстан варислары без,улларыңа лаек алмашлар”диеп исемләнгән отряд сборы үткәрделәр.
Сборы барышы:
I. Кереш өлеш. Рапортлар тапшыру.
II.Төп өлеш.
а)Варислар кемнәр алар? (Варислар турындагы белемнәрне ныгыту)
- Варислар алар - юлда, хәрәкәттә, эзләнүдә;
-Варислар алар үзләре өчен яңа дөнья ачучылар; кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне өйрәнүчеләр;
-Варислар алар күп нәрсә белән кызыксынучылар; тирә-якны нык күзәтүчеләр.
-Варис тирә-юньне өйрәнеп, анда үз урынын эзли.
-Варис яшь разведчик, туган як серләрен, аның җир асты байлыкларын, тарихын һәм мәдәниятын өйрәнүче, тикшерүче.
-Варис үзеннән алдагы буыннарның бар байлыгын, туган җирен, телен, гореф-гадәтләрен һәм республикада яшәүче башка халыкларның милли традицияләрен мирас итеп алучы яшь гражданин.
-Варис дөреслек, хаклык өчен кыю тора.
-Варис тугрылыклы иптәш, олыларга һәм кечеләргә булыша, беркемне дә авырлыкларда ялгыз калдырмый.
-Варис күп белергә, көчле һәм җитез булырга омтыла.
-Варис табигатьне, туган ягын, мәдәниятне уяу саклый.
-Варис республикасына булыша, аның лаеклы гражданины булырга тырыша.
б) “Туган ягыбызның яме” темасына карата әңгәмә.
Мондый сборлар баланы Һәрьяклап үстерүгә булышлык итә, яшь буынны тормышка әзерли, варисларның активлыгын, аң-белемен, үткенлеген, тугрылыгын үстерә. Яшь буынга үз-үзләрен ачарга, үзенең мөмкинлекләрен үзенә гамәлгә ашырырга өйрәтә.
(Сыйныф җитәкчесе: Валиуллина Д.Г.)
Источник: Сайт школы
К списку новостей