Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокадеевская средняя общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423117, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Старое Кадеево, ул. Советская, дом 8 |
Телефон: | +7(843)-963-13-19 |
E-Mail: | kadeevo@inbox.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Старокадеевская СОШ" |
Руководитель: | Калугин Антон Юрьевич |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 34 ученика |
У нас учат: | 14 учителей |
Новости\Яңалыклар
Әлифба бәйрәме.
Опубликовано: 15.02.2016Кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе - Әлифба бәйрәме. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана.
Бүген зур бәйрәм – Әлифба бәйрәме! Әле 1 сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлап кергән нәни дусларыбыз бүген беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр.
Хәрефләр белән танышу, сүзләр төзү җиңел булмады. Әмма алар тырышып белем алдылар: укырга, язарга, матур итеп сөйләшергә, мисал-мәсьәләләр чишәргә, әдәпле булырга, өлкәннәрне һәм кечкенәләрне хөрмәт итәргә, акыллы, тәртипле булырга өйрәнделәр.
Бу бәйрәм – барыбызның да уртак бәйрәме.
Укуны инә белән баз казуга тиңлиләр. Димәк, сез бик зур хезмәт башкаргансыз икән.
Бәйрәмегез котлы булсын! Тагын шундый бик күп, бик күп хезмәт уңышларын бәйрәм итәргә насыйп булсын сезгә! Сезнең һәркайсыгызга шатлык-куанычлар, ныклы сәламәтлек, яңадан-яңа уңышлар телим.
Күчкәнме бу залга - дөньяның бар яме.
Күңелләр түрендә әлифба бәйрәме.
Бу матур бәйрәмгә кушыл, дус, әйдәле
Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме
Источник: Сайт
К списку новостей