Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнекармальская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423102, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Нижняя Кармалка, ул. Ленина, д. 44 |
Телефон: | +7(843)-962-39-62 |
E-Mail: | nish-karmalka.school@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Нижнекармальская ООШ" |
Руководитель: | Чернышова Елена Прохоровна |
Год основания учреждения: | 1991 |
У нас учатся: | 7 учащихся |
У нас учат: | 8 учителей |
НОВОСТИ
Халыкара Туган тел көне
Опубликовано: 21.02.2017
Атна дәвамында 20 – 25 февральгә кадәр безнең мәктәптә Туган тел атналыгы игълан ителде. Әлеге вакыт аралыгында укучылар үзләренең белемнәрен төрле өлкәләрдә сынарга өлгерделәр дә инде.
“ Авыз күрке – тел, тел күрке сүз”- бәйгесендә башлангыч сыйныфлар белән кроссвордлар чишү бәйгесе үткәрелде. Башлангыч сыйныф укучылары үзләренең белемнәрен , сүз байлыкларын әлеге бәйгедә сынадылар.
“ Туган телем – татар теле” –бәйгесендә урта төркемдә укучы укучылар өчен тапкырлар, зирәкләр бәйгесе үткәрелде. Бу бәйгедә укучылар әдәбият дәресләрендә үтелгән татар халык әсәрләре буенча әзерләнгән сорауларга җавап бирделәр.
“Тел - халыкның рухы ул”- исеме астында укучылар әдәби бюллетень чыгардылар. Монда алар үзләренең яраткан шагыйрьләре турында мәгълүмат тупладыла. Шулай ук үзләре яраткан, белгән шигырьләрне язып килделәр.
“Әкиятләр иленә – сәяхәт”- исеме астында рәсем конкурсы игълан ителде. Бу бәйгегә укучылар үзләре яраткан әкият геройларын ясап килә. Бәйгегә нәтиҗәләр шимбә көнне ясалачак. Иң актив укучыларны бүләкләү дә каралган.
К списку новостей