• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Лашманская средняя общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының «Лашман урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе.

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423110, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Лашманка, ул. Химиков, д. 53
Телефон: +7(843)-962-92-57;+7(843)-962-92-27
E-Mail: lashman2007@mail.ru, Lashmanka.school@tatar.ru, ilfat.shaydullin@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Лашманская СОШ»
Руководитель: Шайдуллин Илфат Нагимуллович
Год основания учреждения: 1938
У нас учатся: 149 обучающихся
У нас учат: 27 педагогов

Новости

Имтиханнар чорында ата-аналар ярдәме

Опубликовано: 12.11.2018

       Бүген, 12 ноябрьдә мәктәптә БДИ га әзерлек эшләре буенча 11 нче сыйныф укучыларының әти-әниләре җыелышы булды. Әти-әниләр арасында сорашу үткәрелде. Алар түбәндәге сорауларга җавап бирделәр:
• Сезнең балагыз профессия сайладымы әле?
• Кызыгыз яки улыгыз 11 классны тәмамлагач нәрсә эшләргә уйлый?
• Балагыз сайлап алырга мөмкин булган имтиханнарга кайсы фәннәрне сайлады?
• Имтихан бирү өчен фәннәрне нәрсәгә нигезләнеп сайладыгыз?
• Имтихан биргәндә нәрсәгә (кемгә) өметләнәсез яки таянасыз?
Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек дәрәҗәсе турында сөйләшү булды.Укучылары имтихан бирүче укытучылар үз фәннәре буенча әзерлекнең торышы белән таныштырдылар. Әти-әниләр белән бергәләп хәл итәсе мәсьәләләр уртага куеп сөйләшенде. 
 
Әти-әниләргә киңәшләр:
 
- имтиханнарга әзерләнү көннәренең структурасын төзегез: өйрәнеләсе барлык материалны тигез өлешләргә бүлегез һәм биремнең үтәлешен көн саен тикшерегез;
- имтиханга әзерләнү өчен кирәкле бөтен әйбере җитәрлек булмаган өчен, балаларыгызны әрләмәгез. Балалар булган материал белән әзерләнә торган арада, кайгыртучан әти-әниләр җитмәгәннәрен таба ала;
- туклану балансланган, ләкин гадәттәгечә булырга тиеш (бигрәк тә имтихан биргән көннәрдә), чөнки психоэмоциональ киеренкелек вакытында организмның ничек җа-вап бирәсен алдан әйтеп булмый. Шоколад һәм киптерелгән җиләк-җимеш файдалы;
- бу чорда укуга кагылышлы низаглы мәсьәләләрне хәл итмәгез, баланың имтиханга әзер-ләнүгә җаваплы мөнәсә-бәтен хуплагыз, аны үз көченә ышандырырга тырышыгыз.
Хөрмәтле әти-әниләр! Артында ышанычлы тыл, үзен яраткан кешеләр булуын тойса, үсмер үзен тынычрак хис итә башлый. Балаларын яратмый торган ата-аталар бар микән, ләкин әти-әнисенең үзен яратуына ышанычы нык булган үсмерләр бик үк күп түгел. Яратуыгыз турында баланың үзенә әйтүдән курыкмагыз, һәм бу ярату имтихан нәтиҗәләренә бәйле булмасын.
Зирәклек һәм сабырлык күрсәтегез! Сезнең ярдәм балага, һичшиксез, уңыш китерәчәк!

Источник: Администратор

К списку новостей