Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Лашманская средняя общеобразовательная школа имени Минсагита Закировича Шакирова» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының «Минсагит Закир улы Шакиров исемендәге Лашман урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 423110, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Лашманка, ул. Химиков, д. 53 |
| Телефон: | +7(843)-962-92-57;+7(843)-962-92-27 |
| E-Mail: | Lashmanka.school@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Лашманская СОШ» |
| Руководитель: | Билялов Фаиз Тауфикович |
| Год основания учреждения: | 1938 |
| У нас учатся: | 122 обучающихся |
| У нас учат: | 23 педагогов |
Новости
Мәктәптә кул эшләнмәләре күргәзмәсе булып узды
Опубликовано: 28.09.2018
Күргәзмәне тәрбияче Шакирова Гүзәл Фазыл кызы һәм хезмәт укытучысы Динмөхәммәтова Галия Минзаһит кызы оештырды. Әлеге күргәзмәдә сәләмәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларның кул эшләре урын алды. Катнашучыларның иҗат җимешләреннән оештырылган күргәзмәдә нәрсә генә юк: чигелгән картиналар, ыргак белән бәйләнгән эшләр, кәгазьләрдән, башка материаллардан ясалган чәчәкләр. Араларында бисердан ясалган сувенирлар да җитәрлек. Арттерапия технологиясе буенча төрле техник алымнар кулланып нинди генә кул эшләнмәләре тудырылмаган монда! Барысы да үзенчә игътибарга һәм мактауга лаек. Фантазияне эшкә җигеп, бөтен булган осталыкны кулланып, зәвык белән башкарылган. Һәрберсен озаклап сокланып карап торырлык.
Кул эшләнмәләре белән шөгыльләнүче апалар кул эшләрен иң элек үзләре башкаралар, аннан шулар үрнәгендә иҗади түгәрәкләрдә биредә яшәүчеләрне ясарга өйрәтәләр. Ә иҗади фикерләүләргә хәзерге интернет киңлеге ярдәмгә килә икән. Бу хакта түгәрәк җитәкчеләре уртаклашты. Бары тик теләк һәм осталык кына, диләр алар.
Кешенең мөмкинлекләренең, табигать тарафыннан бирелгән сәләтләренең иге-чиге юк. Кул эшләренең төрлелеге, матурлыгы, зәвык белән эшләнеше сокландырды.

Источник: Администратор
К списку новостей