Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Черемшанский детский сад №3 «Родничок» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423100, Республика Татарстан, Черемшанский район, село Черемшан, ул. М.Титова, 24 |
Телефон: | +7(843)-962-52-70 |
E-Mail: | gulfia68@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ " Черемшанский детский сад №3 " Родничок" |
Руководитель: | Ибятова Гульфия Марсовна |
Год основания учреждения: | 1985 |
У нас учатся: | 65 |
У нас учат: | 10 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Черемшанский детский сад №3 «Родничок» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 71 ( 72 ) 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Зоомагазинга сәяхәт 08.07.2019
Без балалар белән “Зайка” (зоомагазин) кибетендә кунакта булдык. Монда бик күп төрле балыклар, йорт куяннары, хомяклар бар икән. Балаларга Алинә апалары алар турында бик теләп сөйләде. Балалар мондагы балыкларны бик теләп ашатып та карадылар.
-
Сак җәяүле атналыгы 05.07.2019
Безнең балалар бакчасында “Сак җәяүле атналыгы” узды. Бүген без “Урам һәм светофор белән танышу көне “ үткәрдек. Балалар белән юл билгеләрен, юлда йөрү кагыйдәләрен кабатладык. Шуннан соң балалар бакчасы янындагы перекрестокка белгән белемнәребезне ныгытыр өчен экскурсиягә бардык. Бергәләп юл аркылы чыктык. Светофорны күзәттек. Юл билгеләрен карадык.
-
Экологик тәрбия 04.07.2019
Безнең балалар бакчасында экологик тәрбиягә зур игьтибар бирелә. Җәйге чарада да шушы тәрбияне дәвам итеп без балалар белән чәчәкләргә сокланып кына калмыйбыз, аларны чүп үләннәреннән арындырабыз, төпләрен йомшартабыз. Шулай хезмәткә өйрәнәбез.
-
Инвалидлар җәмгыятенә экскурсия 03.07.2019
Бүген без экскурсиягә инвалидлар җәмгыятенә бардык. Алар безнең балаларыбызны үзләренең сенсор бүлмәләрендә ял итәргә чакырдылар. Ә без бик рәхәтләнеп ризалаштык. Балаларга монда бик охшады. Кемгәдер монда комда рәсем ясарга, кемгәдер массажлы юл, кемгәдер өстәл уеннарыохшады. Мондагы апалар аларны тәмле соклар белән дә сыйладылар. Рәхмәт аларга.
-
Бүген полициядә булдык 02.07.2019
Мәктәпкә әзерлек төркеме Эчке эшләр бүлегенең музеендә экскурсиядә булды. Полиция хезмәткәрләре балаларга җәмгыятьне саклаучыларның формалары тарихта ничек үзгәргән, шуны күрсәтеләр. Юл хәрәкәте инспекциясе ничек эшли. Эш вазифаларын үтәгән вакытта вафат булган Мирсәет Кәбировның хәтер тактасын карадылар.
-
Җиләкле җәй... 01.07.2019
Безнең балалар участогында җир җиләге дә үсә. Балалар белән яз көне яфракларын күзәттек, чәйгә дип җыйдык. Чәчәккә төренгәч җиләкләрнең чәчәкләрен күзәттек, иснәдек. Инде менә җиләкләребез өлгерде. Җиләк йөрәктән, кан тамырыннан бик файдалы. Анарда бик күп кирәкле витаминнар бар. Җиләкләр белән сыйланып калыйк!
-
Җәйге гимнастика. 28.06.2019
Җәйге чорда безнең балалар бакчасында гимнастиканы саф һавада үткәрәләр . Балаларга бу бик ошый.
-
Дәүләт автомобиль инспекциясе идәрәсендә экскурсиядә 27.06.2019
Балалар белән тагын бер экскурсиягә бардык. Бу юлы дәүләт автомобиль инспекциясе белән таныштырдылар. Балалар юл билгеләрен дә кабатлап алдылар. Әле мондагы тир бүлмәсен дә карадылар. Ахырдан балаларга төрле китаплар, гәҗитләр, билгеләр дә тараттылар.
-
Тарих һәм туган якны өйрәнү 26.06.2019
Бакчабызнын зурлар төркеме бүген “Тарих һәм туган якны өйрәнү” музеенда кунакта булдылар. Балаларны музей хезмәткәрләре бик шатланып каршы алдылар, балаларга аңлаешлы итеп экскурсия үткәрделәр. Мондагы һәр нәрсә дә балаларга бик охшады. Бигерәк тә җәнлекләр, хайваннар балаларның игътибарын җәлеп итте. Экскурсия балаларга бик охшады.
-
Сәламәтлек көне 25.06.2019
Бүген без бакчабызда “Сәламәтлек көне” үткәрдек. Сәламәтлек нидән башлана, ни өчен без иртәнге зарядка ясыйбыз, ничек дөрес тукланырга кирәк. Балаларга бүген шул сорауларга һәм тагын бик күп сәламәтлек турында белемнәрен ныгыттылар. Төрле кызыклы уеннар уйнадылар. Барыбыз да сәламәт булыйк!