Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Черемшанский детский сад №3 «Родничок» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423100, Республика Татарстан, Черемшанский район, село Черемшан, ул. М.Титова, 24 |
Телефон: | +7(843)-962-52-70 |
E-Mail: | gulfia68@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ " Черемшанский детский сад №3 " Родничок" |
Руководитель: | Ибятова Гульфия Марсовна |
Год основания учреждения: | 1985 |
У нас учатся: | 65 |
У нас учат: | 10 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Черемшанский детский сад №3 «Родничок» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 71 ) 72 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Әйләнә-тирәне саклау темасын ныгыту. 26.07.2019
Балалар белән бакча тирәсендә утырткан чәчәкләргә су сибү, төпләрен йомшарту белән шөгелләндек, аларның төрле төстә булуына игътибар биреп исемнәрен ныгыттык.
-
Безнең алмагачлар. 25.07.2019
Безнең балалар бакчасында алмагачлар балланып, алланып пеште. Балалар үзләре уңыш җыеп пешекче апаларга кертеп бирделәр һәм төш вакытында тәмле компот эчтеләр.
-
Китапханә бездә кунакта. 23.07.2019
Бүген безгә китапханәдә эшләүче хезмәткәрләр кунакка килде. Алар балаларга театр елына багышланган презентация ярдәмендә төрле театрлар булуы турында сөйләделәр. Зурлар төркемендә йөрүчеләргә татар телендә төрле журналлар бүләк итеп калдырдылар.
-
Су көне 19.07.2019
Бүген кояшлы якты көндә безнең балалар бакчасында Су көненә багышланган бәйрәм узды.
Сегодня, в такой солнечный и ясный денек, в нашем детском саду прошел праздник, посвященный "Дню воды".
-
Янгын сүндерүчеләр иленә сәяхәт 17.07.2019
Балаларны, янгын сүндерүчеләр хезмәте белән якыннынрак таныштыру максаты белән без бүген янгын сүндерүчеләр иленә сәяхәтткә бардык. Белемнәребезне тирәнәйтеп, янгын вакытында үз үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгытып кайттык.
-
Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүен дәвам итү 16.07.2019
Бүген бездә кунакта ПДН балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлегеннән Галиуллина Зөлфира Шагитовна булды. Ул балаларга юл йөрү кагыйдәләрен һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген төшендерде.
-
Кунакта Шүрәле. 12.07.2019
Бүген безгә кунакка Шүрәле белән урман җәнлекләре килде. Алар безгә төрле уеннар һәм кызыклы сюрпризлар оештырдылар.
-
Хезмәткә кечкенәдән өйрәнәбез! 11.07.2019
Безнең экологик тәрбия җәй көне күбрәк бирелә. Без балалар белән тирә-юньдәге матурлыкка сокланабыз. Бөҗәкләрне, кошларны танырга, табигатьтәге үзгәрешләрне күрә белергә өйрәнәбез. Шул ук вакытта табигатьне сакларга, әйләнә-тирәбезне чиста тотырга да өйрәтәбез. Менә без бүген үзебезнең участогыбызны чүп-чардан арындырдык. Коелган алмаларны җыйдык. Хезмәткә кечкенәдән өйрәнәбез!
-
Без яратабыз сине, Чирмешән! 10.07.2019
Балалар белән туган ягыбызны – Чирмешәнне өйрәнүне дәвам итеп, бүген караван сарай янына сәяхать ясадык. Мондагы матур фонтан һәр кешене үзенә тартып тора. Фонтан янында уйнадык, чәчәк түтәлләренә сокландык. Бик рәхәт булды. Сез дә килегез! Чирмешәнгә рәхим итегез!
-
Чәчәк кибетенә сәяхать 09.07.2019
Без балаларыбыз белән чәчкләр үстерергә бик яратабыз. Шуның өчен яныбызда урнашкан чәчәк кибетенә дә сәяхать ясарга уйладык. Монда Алия һәм Ләйлә апалар эшли. Алалр мондагы чәчәкләр белән таныштырдылар, орлыклар турында да сөйләделәр. Балаларга монда бик охшады.