Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Черемшанский детский сад №3 «Родничок» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423100, Республика Татарстан, Черемшанский район, село Черемшан, ул. М.Титова, 24 |
| Телефон: | +7(843)-962-52-70 |
| E-Mail: | milyausha.mutygullina@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ " Черемшанский детский сад №3 " Родничок" |
| Руководитель: | Мутыгуллина Миляуша Ильдусовна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 57 воспитанников (воспитанники , являющие иностранными гражданами-1 ребенок) |
| У нас учат: | 10 |
-
Габдулла Тукай туган көне 24.04.2026

Бүген безнең балалар бакчасында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган чара узды. Чарада тәрбиячеләр, зурлар төркеме, мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнашты. Балалар Габдулла Тукай әсәрләрен теләп укыдылар һәм сәхнәләштерделәр, җырлар башкардылар, уеннар уйнадылар, биеделәр. Балаларга кунакка "Шүрәле", "Су анасы", "Кәҗә белән Сарык", "Бала белән Күбәләк" әкиятләре геройлары килде. Тукай китаплары туган якның матурлыгын, игелеген кадерләргә өйрәтә, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга өнди. Бәйрәм ахырында балалар татар халкының гимны булган "Туган тел" җырын башкардылар.
-
Татарча диктант-2026 24.04.2026

Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан 2026 ел татар дөньясы өчен Габдулла Тукай елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, агымдагы елның 24 апрель көнендә, Чирмешән муниципаль районының 3 санлы "Чишмәкәй" балалар бакчасы коллективы, Дөньякүләм "Татарча диктант" белем тикшерү, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган, акциясендә катнашты.
"Бәхет" дигән төп текст алдыннан "Туган тел"не дә язу карары кылынды. -
Тематик атна "Табигать язмышы безнең кулларда" 24.04.2026

"ЭкоЯз-2026" конкурсының дүртенче атнасы "Табигать язмышы безнең кулларда" тематик атнасы кысаларында, бүген безнең балалар бакчасында бик үзенчәлекле бер хәл булды!









