Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Амировская начальная школа-детский сад» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423110, Республика Татарстан, Черемшанский район, д. Амирово, ул. Школьная, д. 61а |
Телефон: | +7(843)-962-95-49 |
E-Mail: | islamia.amirovo@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | Амировская начальная школа - детский сад |
Руководитель: | Нуртдинова Исламия Масхутовна |
Год основания учреждения: | 2011 |
У нас учатся: | 8 учащихся,3 воспитанника. |
У нас учат: | 2 учителя,1 воспитатель |
Новости
Сак булыгыз, талпан!
Опубликовано: 14.04.2016Көннәр җылытуга, урман-кырларда бар тереклек уяна. Табигать яшәрү белән кайбер сезонлы авырулар да баш калкыта. Талпан энцефалиты – нерв системасын зарарлаучы, талпаннар аша күчә торган авыру. Талпаннарның активлашуы апрель уртасы– май башларына туры килә. Урман бетләре җирдән күтәреләләр һәм кыска 1 метрдан артмаган куаклардан кешегә ташланалар. Чирнең яшерен чоры 7-14 көн дәвам итә. Кинәт ә баш авырту, өшү, t 38-39 0Ска күтәрелү, күңел болгану, косу белән башланып китә. Вакытында табибка мөрәҗәгать итмәсәң, муен, кул-аяк мускуллары параличланырга ихтимал. Саклану максатында урманда эшләүчеләр, умартачылар, көтүчеләр, балалар лагеренда эшләүчеләргә профилактик прививкалар ясала. Прививка ясатмаган кешегә, талпан кадалган очракта, иммуноглобулин ясатырга була. Урманнарга чыкканда тәннең ачык урыннарын калдырмыйча киенеп чыгарга, талпаннарга каршы чыгарылган махсус препаратлар сөртергә кирәк. Урманнан чыккач, бер-береңнең тәнен җентекләп карарга, әгәр дә инде талпан кадалган икән – аны тартып чыгарып, урынын йод белән эшкәртергә кирәк. Алып булмаса яки башы өзелеп калса, кичекмәстән медицина хезмәтенә мөрәҗәгать итү зарур.
Талпан кадалу куркынычын һәм ул китереп чыгарган авыруларны кисәтү максатында "Сак булыгыз, талпан!" исемле профилактик чара үткәрелде.
"Талпаннан ничек сакланырга" исемле хәтерләмә (памятка) белән танышыгыз:
К списку новостей