Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Амировская начальная школа-детский сад» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423110, Республика Татарстан, Черемшанский район, д. Амирово, ул. Школьная, д. 61а |
| Телефон: | +7(843)-962-95-49 |
| E-Mail: | amirovo.school@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | Амировская начальная школа - детский сад |
| Руководитель: | Нуртдинова Исламия Масхутовна |
| Год основания учреждения: | 2011 |
| У нас учатся: | 8 учащихся,3 воспитанника. |
| У нас учат: | 2 учителя,1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Амировская начальная школа-детский сад» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
"Пешекчеләр көне" 20.10.2026 Бүген безнең балалар бакчасында бик күңелле чара узды — Пешекчеләр көне. Иң элек балалар мәктәп баакчасында озак еллар пешекче булып эшләүче Гөльнара апаларын чын күңелдән һөнәри бәйрәме белән котлап, үз куллары белән ясаган открыткаларын тапшырдылар, аңа исәнлек-саулык һәм эшендә уңышлар теләделәр. Пешекче һөнәренең никадәр авыр һәм җаваплы булуын, ул әзерләгән ризыкның безнең сәламәтлек өчен нинди мөһим икәнен аңладылар. Чара ахырында күмәк эш башкарылды — зур кәгазь алъяпкычны төрле төсле чәчәкләр белән бизәделәр. Без пешекчебезне бик яратабыз һәм аның кадерле хезмәте өчен зур рәхмәтлебез!

-
Икмәк- яшәү терәге! 16.10.2026 16 октябрьдә безнең мәктәп балалар бакчасының бәктәпкәчә белем бирү төркемендә "Икмәк көне" билгеләп үтелде. Балалар икмәкнең ничек үсүе турында кызыклы китаплар укыдылар, "Арыш" дип исемләнгән әкият тыңладылар. Алар басуда бодай башакларының ничек чайкалганын һәм арыш ипие ничек пешүен белделәр. Аннан соң балалар өстәл артына утырып, икмәк рәсемен ясадылар. Һәркем үзенең сурәтендә яңа гына пешеп чыккан җылы ипине сурәтләде. Уеннар вакытында сабыйлар «Кем тизрәк тегермән тарта» , "Икмәк өстәлгә каян килә?" дигән кызыклы ярышта катнаштылар. Бу матур чара барыбызга да икмәкне кадерләп сакларга кирәклеген искә төшерде.

-
Тәҗрибә сәгате "Файдалы казылмалар" 15.10.2026

Балалар бакчасында бик кызыклы тәҗрибә сәгате үтте.Балалар файдалы казылмалар дөньясы белән якыннан таныштылар.Алар кулларына комташ, известьташ һәм гранит кебек төрле ташларны тотып карадылар.Тәрбияче бу ташларның кайда һәм ничек ясалуын аңлатты. Гранитның бик каты булуы аркасында аны йортлар һәм һәйкәлләр төзү өчен куллануларын комташ һәм известьташтан да матур биналар һәм юллар салуларын белделәр.Балалар шулай ук алтын, тимер, бакыр кебек файдалы металлар турында да сөйләштеләр.Тимердән машиналар, поездлар һәм зур күперләр ясаганнарын ачыкладылар. Алтыннан исә матур алкалар, йөзекләр һәм беләзекләр коеп булуын күрделәр.Тәҗрибә сәгате ахырында балалар табигать байлыкларын сакларга һәм кадерен белергә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.
-
Музыка авазлары 13.10.2026 Балаларның ишетү сәләтен күнектерү, авазларның үзлекләрен тасвирларга өйрәтү максатыннан бүген мәктәпкәчә белем бирү төркемендә "Музыка лабораториясе" дип исемләнгән тәҗрибәле уен узды. Балалар агач, металл, пластик тавышларын тикшереп, резинка тартып аның тавышын , савытларга, төрле ярмалар салып аларның нинди тавыш чыгаруларын тыңлап карадылар. Балалар тавыш хәрәкәтләнү һәм тибрәлү аркасында барлыкка килә, ә музыка шулай итеп оешкан авазлар тудыра дигән нәтиҗәгә килделәр.

-
Тәҗрибә сәгате. 09.10.2026 Мәктәпкә әзерлек төркемендә тәҗрибә сәгате уздырылды. Бу чарада балалар бик кызыклы һәм серле тәҗрибә ясадылар. Аларның кулларында бары тик гади салфеткалар һәм төрле төстәге фломастерлар гына бар иде. Балалар салфеткаларга үзләренең матур рәсемнәрен һәм бизәкләрен ясадылар. Аннары алар бу ясалган рәсемнәрне сулы савытка сак кына салдылар. Судан гаҗәеп хикмәт башланды: буяулар суда эреп, су өстендә матур бизәкләр хасил итте. Фломастердагы кара суга кушылгач, төрле төсләр бер-берсе белән кушыла башлады. Нәтиҗәдә балалар күз алдында искиткеч серле һәм үзенчәлекле сурәтләр барлыкка килде. Бу тәҗрибә сабыйларда зур соклану һәм шатлык хисләре уятты. Мондый сәгатьләр балаларда табигать кануннары белән кызыксынуны арттыра һәм иҗатка мәхәббәт тәрбияли.

-
Игелекле уеннар проекты "Бакабызда нәрсәләр үсә?" 06.10.2026 "Бакчабызда нәрсәләр үсә? Бу атнада балалар бакчасында «Игелекле уеннар» проекты кысаларында «Бакчабызда нәрсәләр үсә?» дип исемләнгән шөгеле үтте. Әлеге шөгыльнең максаты булып: балаларны яшелчә, җиләк-җимешләрнең исемнәрен, аларның кайда (түтәлдәме, агачтамы) үсүләрен, җәй һәм көз фасылларында нинди булып өлгерүләрен өйрәтү. Туган як табигатенә, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү һәм «Игелекле уеннар» кысаларында бер-береңә ярдәм итү күнекмәләрен ныгыту булып тора.

-
Тәҗрибә сәгате "Һава һәм аның үзлеге" 02.10.2026 Мәктәп - балалар бакчасы мәктәпкәчә белембирү төркемендә бик кызыклы тәҗрибә сәгате узды. Бүген балалар һаваның серләре белән таныштылар. Тәрбияче аларга һаваның төсе һәм исе булмавы турында сөйләде. Алар үз куллары белән һаваның барлыгын ирекле рәвештә тикшереп карадылар. Махсус торбалар һәм су ярдәмендә күбекләр ясадылар. Бу мавыктыргыч чара балаларда зур кызыксыну уятты. Әлеге экспериментлар ярдәмендә алар бик күп яңа һәм файдалы мәгълүматлар алдылар.

-
Өлкәннәр көне 01.10.2026 1 октябрь Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Без дә озак еллар мәктәп - балалар бакчасында эшләп хәзерге вакытта лаеклы ялга чыккан өлкәннәребезне бәйрәм белән котлыйбыз. Бу бәйрәм көнне без мәктәп укучылары белән берлектә үз куллары белән ясаган открыткаларны тапшырдык, аларга иң яхшы теләкләребезне юлладык. Хөрмәтле өлкәннәребез! Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан сезгә иң җылы, ихлас котлауларыбызны җиткерәбез. Без сезне, хезмәтегезне ихтирам итәбез, рәхмәтләребезне белдерәбез. Һәммәгезгә дә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, якын кешеләрегезнең мәхәббәтен, игътибарын һәм хөрмәтен тоеп, озак яшәвегезне телибез. Бәйрәм белән!

-
Бүлмә гөлләре - безнең дусларыбыз! 29.09.2026 Балаларда бүлмә гөлләренә карата кызыксыну, сакчыл караш һәм кайгыртучанлык тәрбияләү, аларның тышкы кыяфәте, исеме, кайда үсүләре турында белемнәрен ныгыту, үсемлекләрне карау (су сибү, тузаннарын сөртү) күнекмәләрен формалаштыруны дәвам итү максатыннан бүген мәктәпкәчә белем бирү төркемендә шөгыль үтте. Балалар гөлләрне исемнәре, яфраклары, чәчәкләре буенча таный белергә өйрәнделәр. Гөлләрнең ни өчен кирәклеген белделәр. Балалар үсемлекләрнең ничек сулавы, аларга нинди шартлар (кояш яктысы, су, җылы) кирәклеге турында белемнәрен киңәйттеләр. Практик эш итеп үзләре гөлләрнең туфракларын йомшартып, су сибеп, кипкән яфракларын чистарттылар.

-
Тәҗрибә сәгате "Микроскоп белән танышу" 25.09.2026

Бүген мәктәп бакчабызның мәктәпкәчә белем бирү төркемендә “Микроскоп белән танышу” дигән тәҗрибә сәгате узды. Әлеге чараның максаты мәктәпкәчә яшьтәге балаларга микроскоп турында күзаллау, микроскоп белән эш күнекмәләрен формалаштыру; микроскоп астында карала торган төрле объектларны чагыштырырга; кызыксынучанлыкны һәм тикшеренүләргә кызыксынуны үстерергә; балаларның сүзлек запасын баетырга нигезләнгән. Дәресләрдә тәрбияләнүчеләр «Нинди могҗиза микроскоп» презентациясен карадылар, зурайту приборлары - лупа һәм микроскоп белән таныштылар, нинди микроскоплар булуын, микроскоп нинди өлешләрдән торуын, микроскоп белән ничек эш итәргә һәм микроскоп белән нинди һөнәр ияләре кулланганын белделәр. Балалар микроскоп астындагы төрле объектларны кызыксынып карадылар










