• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Амировская начальная школа-детский сад» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423110, Республика Татарстан, Черемшанский район, д. Амирово, ул. Школьная, д. 61а
Телефон: +7(843)-962-95-49
E-Mail: islamia.amirovo@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: Амировская начальная школа - детский сад
Руководитель: Нуртдинова Исламия Масхутовна
Год основания учреждения: 2011
У нас учатся: 8 учащихся,3 воспитанника.
У нас учат: 2 учителя,1 воспитатель

Новости

Бөтендөнья Сәламәтлек көне.

Опубликовано: 07.04.2016

7нче апрель - Бөтендөнья Сәламәтлек көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан башлангыч мәктәптә "Сәламәт булыйк" исемле сыйныф сәгате уздырылды.

СӘЛАМӘТ БУЛЫЙК!

Спортчы булмасам да,

Һәр көн һавада булам.

Йөгерәм, уйныйм һәм чабам,

Үземә көч-дәрт алам.

Саф һава керсә үпкәгә,

Шунда инде файда бар.

Нигә шуны аңламыйлар

Тәмәкече малайлар?

ФАЙДАЛЫ ҖИДЕ РИЗЫК

Салкын кышны үтеп, язга чыккач безнең организм витаминнарга бигрәк тә кытлык кичерә. Язын ризыкның витаминлы булуына игътибар бирергә кирәк. Даруханәләрдәге кыйммәтле витаминнарны эчмичә дә, үзебездә үскән җиләк-җимеш, яшелчә белән организмны ныгытырга мөмкин. Чөгендердә кеше организмы өчен мөһим булган кальций, калий, , цинк, тимер кебек минераллар күп. Кәбестә — марганец, йод һәм омега-3 май кислоталарына бай. Кәбестә белән чөгендердәге матдәләр баш мие эшчәнлеген зарарлаучы ферментларны тарката. Кабак, кишер бета-каротинга иң бай яшелчәләр. Алар язга кадәр үзләрендәге витаминнарны югалтмый саклый алалар. Кеше организмы әлеге яшелчәләрдәге витаминнарны яхшы үзләштерә. Караҗиләк антиоксидантларга бай, суыткычта катырып саклаганда да үз витаминнарын югалтмый. Ул күз күремен яхшыртырга сәләтле. Бүгенге компьютерлар заманында әлеге җиләкне табиблар һәрдаим ашарга киңәш итә. Мүк җиләге С витаминын ел әйләнәсе үзендә саклый. Димәк, кешенең иммунитетын күтәрә, авыруларга каршы көрәшә. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, акыл эшчәнлеген арттыру өчен мүк җиләге ашарга кирәк. Ул хәтерне яхшыртып кына калмый, ә терәк-хәрәкәт аппаратын да ныгыта. Кара миләш кеше организмы өчен иң мөһим булган С, Р, А, В, Е, К витаминнарын үзендә туплаган.



К списку новостей