Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Амировская начальная школа-детский сад» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423110, Республика Татарстан, Черемшанский район, д. Амирово, ул. Школьная, д. 61а |
Телефон: | +7(843)-962-95-49 |
E-Mail: | islamia.amirovo@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | Амировская начальная школа - детский сад |
Руководитель: | Нуртдинова Исламия Масхутовна |
Год основания учреждения: | 2011 |
У нас учатся: | 8 учащихся,3 воспитанника. |
У нас учат: | 2 учителя,1 воспитатель |
Новости
8 март бәйрәме белән котлыйбыз!
Опубликовано: 07.03.2016Гүзәл затлар, сезгә дип багышлап,
Күпме җырлар иҗат ителә
Ай-кояшка, йолдызларга тиңләп,
Моң агыла йөрәк түреннән.
Тормыш бүләк иткән аналарның
Җан җылысын тоеп туймаслык,
Сабырлыгы, изгелеге өчен,
Һәрберсенә һәйкәл куярлык.
Булмас иде тормыш сездән башка
Бушап калыр, сүнәр дөньясы,
Җир йөзенең серле чәчәкләре,
Гөлләре сез, сөеп туймаслык.
Биргән Ходай сезгә нечкә күңел,
Зирәк акыл, мулдан тапкырлык
Ир-ат җилкәләре сыгылырлык,
Авырлыкны җиңәр батырлык.
Бәйрәмегез белән, гүзәл затлар,
Бәхет кояшыгыз сүнмәсен
Җаннарыгыз тыныч булсын иде,
Кайгы-хәсрәт сезгә тимәсен!
Кадерле хатын-кызлар! Сезне язның иң күңелле һәм иң тормышчан бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне 8 Март белән чын күңелдән котлыйбыз! Һәрбер хатын-кыз иң ягымлы мактау сүзләренә, олы мәхәббәткә, ихтирамга һәм кайгыртуга лаек. Бәхетле һәм сөекле булыгыз! Балалар һәм оныклар куанычын күреп яшәргә насыйп булсын. Тыныч тормыш, сәламәтлек, игелек һәм муллык телибез сезгә, кадерле хатын-кызлар!
К списку новостей