Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Амировская начальная школа-детский сад» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423110, Республика Татарстан, Черемшанский район, д. Амирово, ул. Школьная, д. 61а |
| Телефон: | +7(843)-962-95-49 |
| E-Mail: | amirovo.school@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | Амировская начальная школа - детский сад |
| Руководитель: | Нуртдинова Исламия Масхутовна |
| Год основания учреждения: | 2011 |
| У нас учатся: | 5 учащихся,1 воспитанник. |
| У нас учат: | 2 учителя,1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Амировская начальная школа-детский сад» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
"Бөтендөнья Диңгез көне" 24.09.2026 Балалар бакчасында Бөтендөнья диңгез көне уздырылды. Без башта глобус ярдәмендә дөнья картасыннан төрле диңгезләрне таптык. Каспий диңгезе — безнең илдәге иң зур күл, аны картадан эзләдек. Аннары балалар бик теләп акчарлаклар һәм зур кораблар рәсеме ясадылар. Диңгез төбендә яшәүче балыклар, аларның нәрсә белән тукланулары турында китаплар карадык. Китаплардагы гаҗәеп диңгез хайваннарының фотолары барыбызны да сокландырды.Көн бай, эмоциональ һәм бик кызыклы булды. Балалар диңгез турында яңа белемнәр белеп кенә калмадылар, бу белемнәрне уен ярдәмендә иҗат һәм үз тойгылары аша да үткәрделәр.

-
Игелекле уеннар проекты 23.09.2026 Сентябрьнең соңгы атнасы «Сәяхәтләр картасы» дип исемләнгән проект астында үтә. Ул үз эченә өйдән балалар бакчасына бару өчен дөрес маршрут сайлауга ,«Балалар бакчасына хәвефсез маршрут» уен практикасын өйрәнүдә нигезләнгән. Җәяүленең үз-үзен тоту кагыйдәләрен ныгыту һәм юл ситуацияләрен анализлау белән бер рәттән балалар юл йөрү кагыйдәләрен дә искә төшереп, аны уеннар ярдәмендә ныгыттылар.

-
Абдулла Алишның туган көне 15.09.2026 Бүген 15 сентябрь балалар бакчасында тантаналы вакыйга булды. Бу көнне күренекле татар язучысы Абдулла Алишның туган көне билгеләп үтелде. Балалар шагыйрьнең тормыш юлы турында кызыклы хикәяләр тыңлады, бергәләшеп «Бикбатыр һәм Биккуркак»,«Койрыклар», "Мактанчык чыпчык", "Куян кызы" әкиятләрен карадылар, үзләренә ошаган әкиятнең рәсемен ясап буядылар. Батырлык турында шигырьләр тыңладылар, «Сертотмас Үрдәк» әсәренең әкиятенең эчтәлеген сөйләделәр. Чара ахырында төркемдә Абдулла Алишның китапларыннан кечкенә генә күргәзмә ясап ул китаплар белән танышып, рәсемнәрен карадылар.

-
Игелекле уеннар проекты 10.09.2026

Безнең балалар бакчасында 1 сентябрьдән "Игелекле уеннар" проекты старт алды. Бу атнада без игелекле уеннар һәм балалар бакчасындагы һөнәрләр турында белемнәрне киңәйттек. "Игелекле уеннар" - балаларга җиңел һәм мавыктыргыч формада мөһим тормыш кыйммәтләрен үзләштерергә ярдәм итүче уен дәресләре сериясе ул: яхшылык, үзара ярдәмләшү, хезмәткә хөрмәт һәм табигатькә мәхәббәт. Һәр шөгыль билгеле бер темага һәм кыйммәткә багышлана, балалар һәрвакыт үзләре өчен ниндидер яңалык ачалар!
-
Балалар бакчасында "Әкият көне" 08.09.2026 Россия халыклары телләре көнен бәйрәм итү уңаеннан мәктәп балалар бакчасында «Әкият юллары буйлап» дигән әдәби сәяхәт оештырылды. Балалар әдәби һәм халык әкиятләре иле буйлап мавыктыргыч сәяхәткә чыктылар. Чарада катнашучылар үзләренең яраткан әкиятләрен шатланып искә алдылар һәм «Әкиятне танып бел», «әкият геройларын аларның портреты буенча таныйбыз» һәм «иллюстрация буенча Әкиятне танып бел» кебек күңелле конкурсларда катнаштылар. Чара күңелле һәм кызыклы булды. Катнашучылар биремнәрне үтәгәндә көч, җитезлек һәм зирәклек күрсәттеләр.һәм

-
12 апрель Космонавтика көне 15.04.2026

-
7 апрель Бөтендөнья Сәламәтлек көне 07.04.2026

-
Тәрәзә төбендә бакча проект эше 06.04.2026

-
С. Михалков туган көн 13.03.2026

"Степа абый" әсәре белән танышу
-
"Дымково колынын бизәү" шөгыле 03.03.2026











