МБДОУ "Детский сад общеразвивающего вида "Светофорик" города Буинска Буинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422430, РТ, г. Буинск, ул. Г.Загрутдинова, д. 18 |
Телефон: | +7(843)-743-66-40; 89377747188 |
E-Mail: | Svetofor-bua@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Светофорик" |
Руководитель: | Рахматуллина Гульнара Илхамовна |
Год основания учреждения: | 2015 |
У нас учатся: | 84 |
У нас учат: | 14 |
Новости МБДОУ "Светофорик"
"Сабантуй бәйрәме"
Опубликовано: 08.06.2023Һәр халыкның үз традицияләре, бәйрәмнәре, милли йолалары, уеннары бар.Шулар арасында иң мөһим милли бәйрәмнәрнең берсе – Сабантуй. Сабантуй – кыр һәм чәчү эшләренең тәмамлануын бәйрәм итү ул.
Бүген безнең "Светофорик" балалар бакчасында да үзенчәлекле милли Сабантуй бәйрәме узды. Үзенчәлекле,чөнки балалар бәйрәмгә милли киемнәрдә катнашты. Бәйрәмне балалар белән урамда матур итеп уздырдык. Татарча милли моңлы көйләр тавышы ишетелеп торды. Балаларга Сабантуй бәйрәменең тарихы, татар халкының милли уеннары турында сөйләнелде. Әле сөйләнеп кенә калмыйча, бик күңелле уеннар оештырылды. Балалар берсеннән-берсе узыша- узыша капчык киеп тә сикерделәр, чүлмәк тә ваттылар, бердәмлектә көч икәнен аңлау өчен аркан да тартып карадылар. Сабантуй бәйрәме балаларга бик ошады, күңелләренә шулкадәр хуш килде. Йөзләреннән елмаю, күзләрендә кызыксынучанлык утлары балкыды.
К списку новостей