МБДОУ "Детский сад общеразвивающего вида "Светофорик" города Буинска Буинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422430, РТ, г. Буинск, ул. Г.Загрутдинова, д. 18 |
Телефон: | +7(843)-743-66-40; 89377747188 |
E-Mail: | Svetofor-bua@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Светофорик" |
Руководитель: | Рахматуллина Гульнара Илхамовна |
Год основания учреждения: | 2015 |
У нас учатся: | 85 |
У нас учат: | 14 |
Новости МБДОУ "Светофорик"
Заседание районного методического объединения «Уйныйбыз да, җырлыйбыз да- бергә күңел ачабыз»
Опубликовано: 24.03.2022Бүген « Светофорик» балалар бакчасында, еллык план нигезендә, (ZOOM системасы аша) татар теленә өйрәтү буенча тәрбиячеләрнең“ Уйныйбыз да,җырлыйбыз да -бик күңелле яшибез”темасына чираттагы метод берләшмә утырышы үткәрелде. Җыелышның төп максаты- балалар бакчасында татар халык уеннарын куллануда эш тәҗрибәсе белән таныштыру . Җыелыш бәйрәм рухында балалар сәламләве белән башланып китте. “ Светофорик “ балалар бакчасында татар теленә өйрәтү буенча тәрбияче Сафиуллина Г.Җ бүгенге көндә бакчада алып барыла торган эшнең максатлары, торышы, тәрбия эше хакында кыскача әйтеп узды,җыелышның программасы белән таныштырды. Шулай ук зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар белән “ Аулак өй “ күренешен сәхнәләштереп , татар халык уеннарын уйнап күрсәттеләр.
Тәрбиячеләр Ахметова Г. К. Миначева А.Ф. татар халык уеннарын төрле чараларда куллану, сөйләм телен үстерү өстендә эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Җыелышка йомгак ясаганда методик берләшмә җитәкчесе Лилия Альтаф кызы һәр чарага, чыгышка үз фикерен белдерде:
“Балаларда уеннар аша сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләү, үзара дустанә мөнәсәбәт булдыру, ана телен ярату , төрле уеннар ярдәмендә гореф-гадәтләрне яңарту эшчәнлеге бүгенге утырышта ачык сиземләнде. Бүген тәрбиячеләрдән заман сулышын тоеп яшәү, белемне өзлексез камилләштерү, тәрбия процессына иҗади якын килеп эшләү сорала икән, сез моңа ирештегез",-диде ул, тәрбиячеләр эшчәнлегенә югары бәя биреп.
Источник: Сафиуллина Г.З.
К списку новостей