МБДОУ "Детский сад общеразвивающего вида "Светофорик" города Буинска Буинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422430, РТ, г. Буинск, ул. Г.Загрутдинова, д. 18 |
Телефон: | +7(843)-743-66-40; 89377747188 |
E-Mail: | Svetofor-bua@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Светофорик" |
Руководитель: | Рахматуллина Гульнара Илхамовна |
Год основания учреждения: | 2015 |
У нас учатся: | 85 |
У нас учат: | 14 |
Новости МБДОУ "Светофорик"
Нәүруз бәйрәме.
Опубликовано: 21.03.2022Бүген “ Светофорик” балалар бакчасында шаулап- гөрлэп Нәүруз бәйрәме үтте. Нәүрүз - борыңгы әби-бабаларыбыз үткәргән язны каршылау бәйрәме ул. Яз бәйрәмен әкият геройлары да шатланып көтеп алдылар. Бәйрәмгә Яз гүзәле - Нәүрүзбикә килде. Кар кызы үз биләмәләрен Нәүрүзбикәгә тапшырырга ашыкмады, көч сынашырга дәште. Яз гүзәле Кар кызының барлык шартларын да төгәл үтәп,бәйгеләрдә җинеп чыкты.Нәүрүз җинде, кыш китте, яз килде . Нәүрүзбикә балаларны төрле уеннар белән мавыктырды. Бәйрәмдә халкыбызның дәртле җырларын, борыңгы такмакларын ишеттек, җырлы-биюле уеннарын уйнап, балалар дәртләнеп биеделәр. Шулай ук "карга" боткасы да пеште. Соңыннан аны бергәләп ашау бик күңелле булды.Хөрмәтле әти-әниләр, балалар, хезмәттәшләр! Сезне халкыбызның иң изге йолаларының берсе Язгы яңа ел - Нәүрүз бәйрәме белән котлыйбыз! Саулык-сәламәтлек, бәхет, уңышлар телибез. Барлык өметләрегез дә чынга ашсын!
Источник: Сафиуллина Г.З.
К списку новостей