• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Буинский
  • Детские сады
  • Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад общеразвивающего вида "Светофорик" города Буинска Буинского муниципального района Республики Татарстан"//"Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Буа шәһәренең гомуми үстерү төренә караган мәктәпкәчә белем бирүче "Светофорик" балалар бакчасы" муниципаль бюджет учреждениесе"

МБДОУ "Детский сад общеразвивающего вида "Светофорик" города Буинска Буинского муниципального района Республики Татарстан"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422430, РТ, г. Буинск, ул. Г.Загрутдинова, д. 18
Телефон: +7(843)-743-66-40; 89377747188
E-Mail: Svetofor-bua@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Светофорик"
Руководитель: Рахматуллина Гульнара Илхамовна
Год основания учреждения: 2015
У нас учатся: 81
У нас учат: 14

Новости МБДОУ "Светофорик"

"Мин татарча сөйләшәм!" акциясе.

Опубликовано: 16.03.2022

Тел - халыкның рухи байлыгы. Ул милләт белән туа, үсә, камилләшә. Элек башка милләтләр белән аралашу теле булып рус теле генә санала иде. Ә хәзер безнең дәүләт теле булып татар һәм рус теле тора. Татарстанда яшәүче барлык милләт балалары татар телен өйрәнә. Ул дәүләт теле булган өчен генә өйрәнелми, ә яңа заман кешесен тәрбияләүдә дә зур урын тота. Һәр халык өчен  үз  туган теле  кадерле һәм газиз. Ә безнең өчен,билгеле, татар теле, чөнки без − татар балалары! Бүген "Светофорик" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар,  әти-әниләр белән берлектә , "Мин татарча сөйләшәм!" акциясендә катнаштылар. Акция балаларда татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүгә кызыксыну уяту,  милли үзаң тәрбияләү, халыкны, бигрәк тә яшь буынны, татар телендә сөйләшергә өндәү, кибетләрдә, урамда һәм төрле көнкүреш хезмәтләре күрсәтә торган урыннарда татарча сөйләшүне гамәлгә кертү, татар теленең даирәсен киңәйтү  максатларын күздә тотып үткәрелде. "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе -ул бер тамаша гына түгел, ул бөтен жирдә һәм һәр көнне татарча сөйләшү дигән сүз. Татар теле, мәдәнияты киләчәгенә битараф булмаучыларның барысын да "Мин татарча сөйләшәм!" акция чараларында актив катнашырга чакырабыз! Без бары тик үз көчебез белән генә туган телебезне саклап кала алабыз, милләтебезнең бүгенге торышы гына түгел,аның киләчәге дә безгә бәйле. Кыскасы:
"Әйдәгез, татарча сөйләшик!"


Источник: Сафиуллина Г.З.

К списку новостей