МБДОУ "Детский сад общеразвивающего вида "Светофорик" города Буинска Буинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422430, РТ, г. Буинск, ул. Г.Загрутдинова, д. 18 |
Телефон: | +7(843)-743-66-40; 89377747188 |
E-Mail: | Svetofor-bua@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Светофорик" |
Руководитель: | Рахматуллина Гульнара Илхамовна |
Год основания учреждения: | 2015 |
У нас учатся: | 85 |
У нас учат: | 14 |
Новости МБДОУ "Светофорик"
"Мин - татар баласы" бәйгесе
Опубликовано: 28.10.2021"Син кем?"- диеп миннэн сорасалар!
"Татар!"-диеп жавап бирэмен!
Горурланып ,җавап бирүемне
Татар булуымнан күрәмен!
Бүген, Казанда “Адымнар - белем һәм татулыкка юл” комплексында, татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Комиссия ярдәме белән ,"Шаян ТВ" каналы үткәргән “Мин - татар баласы” рәсем һәм эшләнмәләр республика бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
“Светофорик” балалар бакчасында тәрбияләнүче Әхмәдиев Раяз (җитәкчесе: Сафиуллина Г.З.) җиңүче дип табылды һәм күптән көтелгән лаеклы бүләкләргә: татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Комиссиядән диплом һәм истәлекле түштамга, шулай ук 20 мең сум күләмендә акчалата бүләк алды.
Чарада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Яңа гасыр» АҖ генераль директоры Илшат Әминов катнашты.
К списку новостей