МБДОУ "Детский сад общеразвивающего вида "Светофорик" города Буинска Буинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422430, РТ, г. Буинск, ул. Г.Загрутдинова, д. 18 |
Телефон: | +7(843)-743-66-40; 89377747188 |
E-Mail: | Svetofor-bua@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Светофорик" |
Руководитель: | Рахматуллина Гульнара Илхамовна |
Год основания учреждения: | 2015 |
У нас учатся: | 85 |
У нас учат: | 14 |
Новости МБДОУ "Светофорик"
"Сез Алишны беләсезме?"
Опубликовано: 15.09.2021Бүген бөек татар язучысы, әкиятләр һәм хикәяләр җыентыклары авторы Абдулла Алишның туган көне. А. Алиш дөньяда аз гына яшәсә дә, үзенең гүзәл тормыш юлы, фидакарь хезмәте, кешеләрне, балаларны, гомумән, тормышны яратуы, ялкынлы хезмәт дәрте белән кешеләр күңеленә нык кереп калды. Еллар узган саен, ул безгә якынрак була бара. А. Алиш балалар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш кертте. Ул балалар өчен күп кенә хикәяләр, әкиятләр, очерклар язды. Балаларның иң яраткан язучысына әверелде. Әдипнең тормышы һәм иҗаты белән кыскача таныштыру, аның әкиятләре буенча фикер алышу, уңай һәм тискәре гадәтләрне аера белергә өйрәнү максатыннан, " Светофорик" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар"Сез Алишны беләсезме?" исемле әдәби чарада катнаштылар. Алар А. Алишның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, "Сертотмас үрдәк" әкиятен, "Чукмар белән Тукмар", "Куян кызы" әкиятләре белән танышып, сәхнәләштереп күрсәттеләр. Алар чын әкият геройлары булып уйнадылар.
К списку новостей