МБДОУ "Детский сад общеразвивающего вида "Светофорик" города Буинска Буинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422430, РТ, г. Буинск, ул. Г.Загрутдинова, д. 18 |
Телефон: | +7(843)-743-66-40; 89377747188 |
E-Mail: | Svetofor-bua@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Светофорик" |
Руководитель: | Рахматуллина Гульнара Илхамовна |
Год основания учреждения: | 2015 |
У нас учатся: | 85 |
У нас учат: | 14 |
Новости МБДОУ "Светофорик"
Сабантуй бәйрәме.
Опубликовано: 10.06.2021Сабантуй бәйрәме − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе. Ул - хезмәт һәм дуслык бәйрәме. «Светофорик» балалар бакчасында да бу бәйрәм ел саен зурлап уздырыла. Быел да бакчабызда, милли гореф - гадәтләрне саклап, балалар өчен матур бәйрәм үткәрдек. Әлеге бәйрәмне халкыбызның гореф-гадәтләре белән тирәнтен таныштыру, үзара дуслашу һәм берләштерү, уеннар аша сөйләм телен үстерү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, милли спорт уеннарына кызыксыну уяту максатыннан оештырдык. Сабантуй йоласы буенча иң элек, бәйрәмне гармунчылар парады ачып җибәрде. Соңыннан, мәйданыбыз түрендә, зурлар төркеме балалары сабан батырларына багышлап музыкаль сәламләү комозициясе башкардылар. Заманча биюләр, Сабантуйга багышланган җырлардан соң бәйрәмнең кульминацион өлешенә дә күчтек. Балалар матур итеп бизәлгән спорт мәйданчыгына уздылар һәм милли уеннарыбыз башланып та китте. Һәр төркем балалары «Су ташу», «Капчык сугышы», «Кашык белән йомырка ташу», «Чүлмәк вату», «Капчык киеп йөгерү», «Таяк тартышу», «Эстафета», «Аркан тарту» уеннарында катнашып күңел ачтылар. Сабан туе шаулап-гөрләп үтте.
Источник: Сафиуллина Г.З.
К списку новостей