МБДОУ "Детский сад общеразвивающего вида "Светофорик" города Буинска Буинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422430, РТ, г. Буинск, ул. Г.Загрутдинова, д. 18 |
Телефон: | +7(843)-743-66-40; 89377747188 |
E-Mail: | Svetofor-bua@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Светофорик" |
Руководитель: | Рахматуллина Гульнара Илхамовна |
Год основания учреждения: | 2015 |
У нас учатся: | 85 |
У нас учат: | 14 |
Новости МБДОУ "Светофорик"
День родного языка / Халыкара туган тел көне.
Опубликовано: 18.02.2021Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Иң кадерле “әти”, “әни”, “әби”. “бабай” сүзләрен туган телдә әйтәбез. Туган телебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз.
21 февраль- Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дәрәҗәдә итеп таныла. Һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарих көзгесе.
Безнең балалар бакчасында да төрле милләт балалары үзара аралашып дус яшиләр. Алар үз гаиләләрендә үз традицияләре, гореф-гадәтләре нигезендә тәрбияләнә, шул ук вакытта башка халыкларның йолаларын да өйрәнә, хөрмәт итә. Кайсы милләттән булулары аларның тату гаилә, бердәм коллектив булуына комачауламый. Һәр елны бакчабызда дөньякүләм Туган телләр көнен үткәрү зур бәйрәм буларак көтеп алына. Бүген дә бакчабызда туган телебезгә багышланган " И туган тел..." исемле әдәби- музыкаль кичә үткәрелде. Кичәдә татар балалары белән беррәттән рус , чуваш, әрмән балалары да катнашты. Алар үз туган телләрендә матур итеп шигырь сөйләделәр, җырлар җырладылар. Аларның үзара дус- тату, бердәм яшәүләренең ачык мисалы чагылды. Кичә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның «И, туган тел!» җыры белән тәмамланды.
Источник: Сафиуллина Г.З.
К списку новостей