МБДОУ "Детский сад общеразвивающего вида "Светофорик" города Буинска Буинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422430, РТ, г. Буинск, ул. Г.Загрутдинова, д. 18 |
Телефон: | +7(843)-743-66-40; 89377747188 |
E-Mail: | Svetofor-bua@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Светофорик" |
Руководитель: | Рахматуллина Гульнара Илхамовна |
Год основания учреждения: | 2015 |
У нас учатся: | 85 |
У нас учат: | 14 |
Новости МБДОУ "Светофорик"
Әбием сандыгы
Опубликовано: 01.02.2021Балалар бакчасында музей почмаклары булдыру тәрбия өлкәсендә мөһим роль уйный. Балаларны туган ягыбызның үткәне белән таныштыру, халкыбызга карата ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү – һәр тәрбияченең бурычы. Чөнки үткәнне белмичә, киләчәккә барып булмый.
Безнең балалар бакчасында да элекке заманнарда кулланышта күп тотылган экспонатлар саклана. Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән үткәннәргә сәяхәт вакытында шушы халкыбызның матурлыкка бай тормышы белән таныштык. Балалар әби-бабаларыбызның кул эшләренә сокланып, түземле, сабыр булуларына таң калдылар. Кулланыш өчен агачтан ясалган эш кораллары, талдан үрелгән бишекләр һәм башка әйберләргә бер бала да битараф калмады. Болар барысы да халкыбызның эшчәнлеге, уңганлыгы турында сөйләде. Балаларыбыз тарихи мирасны барлап, матурлыкка сокланып һәм эшкә тартылып, үткәннәребезгә хөрмәт хисе белән тәрбияләнеп үсә.
Источник: Сафиуллина Г.З.
К списку новостей