МБДОУ "Детский сад общеразвивающего вида "Светофорик" города Буинска Буинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422430, РТ, г. Буинск, ул. Г.Загрутдинова, д. 18 |
Телефон: | +7(843)-743-66-40; 89377747188 |
E-Mail: | Svetofor-bua@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Светофорик" |
Руководитель: | Рахматуллина Гульнара Илхамовна |
Год основания учреждения: | 2015 |
У нас учатся: | 85 |
У нас учат: | 14 |
Новости МБДОУ "Светофорик"
Үзәк паркында Тукай бәйрәме.
Опубликовано: 26.04.2019Гомер уза… Бөек Тукаебыз тууына да 133 ел вакыт узган. Ләкин күпме еллар узуына да карамастан, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында балаларыбыз бу бөек шәхесебезнең иҗатын өйрәнәләр, шигырьләрен укыйлар, ел саен туган көнен билгеләп үтәләр. Шушы уңайдан 26 нчы апрель көнне Буа шәһәренең Үзәк паркында Тукай бәйрәме узды. Бәйрәм барышында мәктәп һәм балалар бакчасы балалары бик теләп шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, пантомималар күрсәттеләр. "Су анасы", "Шүрәле", "Кәҗә белән Сарык" һ.б. әкиятләрнең геройлары килгән кунакларны әкият дөньясына алып керде. Балалар бу әкиятләрнең эчтәлекләре белән яхшы таныш булуларын күрсәттеләр. Сәхнә җыр-биюдән бушап тормады. “Светофорик” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар татар халык биюен башкарды. Бәйрәм Тукаебызның "Туган тел" җыры белән тәмамланды. Тукай әкиятләре аша тәрбияләнеп үскән балаларыбызның, туган телебезнең киләчәге бар, - дип, шатланып кайтып киттек. Алга таба мондый шәхесләребез онытылмасын, балаларыбыз алар белән таныш булып, горурланып үссеннәр!
Источник: Каримова А.Ф.
К списку новостей