муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
Год основания учреждения: | 1975 |
У нас учатся: | 56 |
У нас учат: | 11 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 ( 97 ) 98 99 100 >>
-
Мәктәптә гриппка каршы көрәш буенча сыйныф сәгатьләре, әңгәмәләр үткәрелде. 21.10.2019
-
“Татарча диктант – 2019” белем бирү акциясе 19 октябрь көнне 13:00 сәгатьтә безнең мәктәптә дә узды. Акциядә мәктәп укучылары, укытучылар, хезмәткәрләр авыл халкы да актив катнаштылар. 20.10.2019
-
15 октябрь - Хәтер көне. 1552 елда Явыз Иван гаскәре явыннан Казанны сакланганда hәлак булган бабаларыбызны искә алу көне уңаеннан, мәктәп күләмендә линейка үткәрелде. 7 сыйныф укучылары бу чараны үткәрүдә актив катнаштылар. ( Оештыручы - тарих укытучысы Исланова Г.Г.) 15.10.2019
- 8-28 нче октябрь көннәрендә тотылган батареялар җыю акциясе дәвам итә. Акциядә барлык укучыларны да актив катнашырга чакырабыз! 15.10.2019
-
В рамках реализации плана проведения Месячника гражданской защиты в школе проведены следующие мероприятия: - назначены должностные лица, ответственные за мероприятия ГО. - создана комиссия по предупреждению и ликвидации ЧС. - ведется журнал регистрации лиц, посещающих ОУ; - в информационных уголках размещены Памятки «О действиях по сигналам оповещения гражданской обороны»; - инструктажи по ПДД с учащимися и родителями (законными представителями); - тренировочное учение по эвакуации учащихся и сотрудников; - «Уроки безопасности» в 1-9 классах; - беседы в 5-9 классах на темы «Действия при обнаружении взрывоопасного предмета», «Действия при чрезвычайной ситуации»; - на уроках ОБЖ учащимися школы разработаны и распространены памятки по действиям населения при ЧС и организован просмотр фильма; -состоялась встреча с представителями МЧС, которые рассказали о правилах поведения в лесу, на водоемах, на льду, раздали памятки по общим правилам поведения на воде. 09.10.2019
-
5 октябрь-Укытучылар көне уңаеннан, мәктәптә зур бәйрәм оештырылды. Бәйрәмгә, мәктәптә озак еллар эшләп лаеклы ялда булган укытучылар, тәрбиячеләр, хезмәткәрләр дә чакырылды. Укучылар укытучыларга һәм өлкәннәргә җыр, бию, шигырьләр бүләк иттеләр. Бәйрәм чәй табыны белән тәмамланды. 07.10.2019
-
3-4 сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчесе Әхмәтшина Л.С. белән берлектә, Өлкәннәр көненә багышланган ачык сыйныф сәгате үткәрделәр. Бәйрәм өлкәннәргә бик ошады. 04.10.2019
-
Спартакиада кысаларында үткәрелгән көзге кросста, мәктәпнең җыелма командасы, төп мәктәпләр арасында, 3 нче урынны яулады. 04.10.2019
-
9 сыйныф укучылары өчен математика һәм рус теле фәннәреннән сынап карау имтиханнары булды. 02.10.2019
-
Бүген, 1 октябрь – Өлкәннәр көне уңаеннан 1 – 2 сыйныф укучылары укытучылары Фәхретдинова Илсөяр Мәнсур кызы белән Бикмураз авылында гомер итүче Ак әби – Җэлэлова Асия апа янына бардылар. Балалар әбине бәйрәм белән котладылар, үз куллары белән ясаган бүләкләр тапшырдылар, җырлар җырладылар. Асия апа балаларга үзенең авыр балачагы, сугыш елларында ничек авыр эшләрдә катнашуы, ашарга азык булмаудан кычыткан, чәнчут, кузгалак кебек үсемлекләр ашаулары һәм башка күп төрле вакыйгалар турында сөйләде. Асия апаның кызы Рәшидә апалары балаларны компот, тәмле пәрәмәчләр белән сыйлады. Бу очрашу бик файдалы һәм күнелле булды. 01.10.2019