муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
Год основания учреждения: | 1975 |
У нас учатся: | 56 |
У нас учат: | 11 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << ( 91 ) 92 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
8 нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Лилия Габделхак кызы белән тыл ветераны Хисамова Нурбанат апа белән очраштылар. Очрашу мизгелләре укучылар күңелендә якты хисләр калдырды. 19.02.2020
-
18 нче февраль көнне биатлон ярышлары уздырылды. 6-7 нче сыйныфлар арасында беренчелекне 7 сыйныфлар, икенче урынны 6 класслар алды. Ә 8-9 нчы сыйныфлар арасында беренчелекне 9 нчы сыйныфлар, икенче урынны 8 нче сыйныфлар бүлеште. (укытучы Хәйретдинов Р.Р.) 18.02.2020
-
7 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Исланова Г.Г. белән тыл ветераннарын Ватанны саклаучылар көне белән котладылар, аларның хезмәт һәм тормыш юллары белән таныштылар. 18.02.2020
-
3 нче сыйныф укучысы Касимов Айназ республикакүләм математика олимпиадасында катнашты. (укытучысы Әхмәтшина Л.С.) 17.02.2020
-
2 нче сыйныф укучысы Садыков Камил республикакүләм математика олимпиадасында катнашты. (укытучысы Фәхретдинова И.М.) 17.02.2020
-
Хәрби-патриотик тәрбия бирү айлыгы кысаларында "Сугыш чоры җырлары" бәйгесе үткәрелде. Барлык сыйныфлар да актив катнаштылар. 17.02.2020
-
Мәктәптә тарих һәм җәмгыять белеме атналыгы дәвам итә. Шул уңайдан, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына карата Батырлык дәресе үткәрелде. ( укытучы исланова Г.Г.) 14.02.2020
-
Хәрби-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында мәктәптә спорт ярышлары дәвам итә. Чаңгы эстафетасында башлангыч һәм урта сыйныфлар да активлык күрсәттеләр. (укытучы Хәйретдинов Р.Р.) 14.02.2020
-
Парламент дәресен тарих укытучысы Исланова Г.Г. алып барды. Дәреснең максаты: укучыларга ТАССРның тарихы белән авылыбызның тарихын үреп бирү; аларда туган җиргә, туган телгә, ата-бабаларга ихтирам тәрбияләү, ил тарихы белән гаилә язмышын бәйләү,тарихны hәр гаиләгә, hәр кешегә якынайту, үз гаиләң язмышы белән тәңгәлләштерү. 14.02.2020
-
Әлифба бәйрәме – кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул үзенең юлын әлифбадан башлаган, ул зур дулкынлану белән үзенең һәм кулларына тәүге тапкыр әлифба алганын искә төшерә. Әле кайчан гына 1 сентябрьне көтеп гаилә белән көтеп алынган, тәүге мәртәбә мәктәп бусагасына атлап кергән нәни балаларның белем дөньясындагы беренче җиңүләрен бәйрәм итү ул. Безнең мәктәптә дә Әлифба бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм җыр-бию белән үрелеп барды (укытучы Фәхретдинова И.М.) 14.02.2020