Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия имени М.М.Вахитова города Буинска Республики Татарстан"/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа шәһәре М.М. Вахитов исемендәге гимназия"
Визитная карточка
| Адрес: | 422430, г. Буинск, ул. Розы Люксембург, д. 66 |
| Телефон: | +7(843)-743-14-64 |
| E-Mail: | school651@mail.ru, Gv.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия имени М.М. Вахитова" |
| Руководитель: | Зиннатуллин Линар Бадретдинович |
| Год основания учреждения: | 1922 |
| У нас учатся: | 363 |
| У нас учат: | 39 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия имени М.М.Вахитова города Буинска Республики Татарстан"/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа шәһәре М.М. Вахитов исемендәге гимназия" - новости
Страницы: << 61 ( 62 ) 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Неделя психологии 14.02.2022

- Конкурсы творческих работ среди обучающихся «Их именами названы улицы нашего города», «Когда я стану солдатом» Поздравляем Победитей!!!!! 10.02.2022
- В рамках месячника военно-патриотического воспитания для обучающихся гимназии проводятся мероприятия на тему : «Песни военных лет»- разучивание и ознакомление с песнями 10.02.2022
-
В рамках месячника военно-патриотического воспитания в гимназии проводятся спортивные игры, соревнования 07.02.2022

-
В рамках месячника военно-патриотического воспитания в гимназия стартавала Акция «Твори добро» 05.02.2022

-
Яңа ел бәйрәмнәре дәвам итә. бүген гимназиянең алдынгы укучылары Чыршы бәйрәмендә бүләкләнде 30.01.2022

-
В рамках месячника гражданско-патриотического воспитания для обучающихся проводятся классные часы с 10-минутным информационным блоком, посвященным Великой Отечественной войне 25.01.2022

-
Сегодня состоялось открытие Месячника гражданско-патриотического воспитания в МБОУ «Гимназия имени М М Вахитова» 23.01.2022

-
“Гимназия үз укучыларын барлый” акциясе 23.01.2022

.jpg)
Хава Шакирҗан кызы Җәләлова 1929 нчы елда Куҗак авылында туа. Аның балачагы авыр елларга туры килә. 4 нче сыйныфта укыганда, сугыш башланып китә. Ике абыйсы яу кырына алына. Әтисе сукыр, әнисе авыру, сеңлесе кечкенә. Гаиләне алып табу эше 12 яшьлек кыз җилкәсенә төшә. 7 нче сыйныф укучысы Хаваны колхозга үлчәүче итеп куялар. Яшүсмер кызга иртә олыгаерга туры килә. “Кырга почта килгәнен дүрт күз белән көтеп торабыз. Хат ташучы кемгәдер туганының үлгән хәбәрен, кемгәдер шатлыклы хат китерә. Без дә бер абыйның вафат булу кәгазен алдык. Елау, кемнеңдер, туганының исән булганына сөенеп, шатлыктан көлү тавышлары... Шуның өстенә халык ачлыктан җәфа күрә. 100 грамм ашлык урлаган өчен, бер ел төрмә яный. Кырда эшләгән вакытта, өлгергән башакны уып ашап, тамакны туйдырабыз”, - дип искә ала Хава апа ул елларны.
Озакламый яшүсмер кызның Камил абыйсы сугыштан II группа инвалид булып кайта. Азрак сәламәтләнгәч, колхозга мич чыгара башлый. Гаилә хәле дә җайланып китә. Зирәк кыз урта белем алырга тели. 1944 нче елда Хава да Чәчкап җидееллык мәктәбен тәмамлаган 27 иптәше белән бергә М. М. Вахитов исемендәге мәктәпкә укырга килә. Бу вакытта уку йорты белән сугыштан кайткан Шәйхи Нәҗми улы Шәмсетдинов җитәкчелек итә. Галимҗан Шәрип улы Салихов завуч итеп билгеләнә.
Авылдан килеп укучыларга рус телен үзләштерү, шәһәр укучылары арасына кереп китү авыр була. “Нигә бер дә җавап бирмисез?” - дип, Барлас (соңыннан язучы Барлас Камалов буларак таныла) сыйныфташларына дәресләрдә кыюрак булырга куша. Сугыш чорында авыр эшләргә җибәрүдән куркып Буа мәктәбенә җыелган балаларның күбесе 10 нчы сыйныфны тәмамлый алмыйлар. Чәчкап мәктәбеннән килгән 27 укучының берсе - Хава гына 1947 нче елда М.М. Вахитов исемендәге уку йортын тәмамлау бәхетенә ирешә.
Хава Шакирҗан кызы бер төркем иптәшләре белән Тәтеш педагогия техникумына читтән торып укырга керә. 1947 - 1949 нчы елларда Чәчкап мәктәбендә укыта. Тормышка чыгып, Буа шәһәренә килгәч, балалар санаториясендә тәрбияче булып эшли. 1977 нче елда тәрбиячеләр арасында “Социалистик ярышта җиңүче” исемен ала.
Лаеклы ялга чыккач та, Х.Ш. Җәләлова һөнәри эшчәнлеген туктатмый. Буа халкына армый-талмый дини белем бирә. Бик күп кеше аның хәер-фатихасы белән дин юлына кереп китә.
Хава апа 70 ел элек башлаган укытучылык хезмәтенә бүген дә тугрылыгын саклый: һәр килгән кешегә төпле киңәшләрен бирә, тормыш дәресләренә өйрәтә. Ак яулыклы дәү әни булып, балаларының, оныкларының, оныкчыкларының уңышларына сөенеп, илебезгә, көнебезгә бәрәкәтле киләчәк теләп яши.
-
“Гимназия үз укучыларын барлый” акциясе дәвам итә 19.01.2022

18 нче гыйнварда М.М. Вахитов исемендәге уку йорты 100 еллык юбилее унаеннан “Гимназия үз укучыларын барлый” акциясе кысаларында чираттагы очрашу булып узды. Чираттагы кунагыбыз - 2005 нче чыгарылыш сыйныфы укучысы Шакиров Рифат Рифкать улы.
Рифат Рифкать улы 1987 елның 9 декабрендә ТР Буа районы Карлы авылында туа. 1996-2005 елларда Буа шәһәрендәге М.М. Вахитов исемендәге гимназиядә укый. Гимназиядә укыганда ук дусты Сайранов Раил Әлфәт улы белән үзләренең язмышларын хәрби эш белән бәйләргә хыялланалар. Үҗәтлек, гимназиядәге алган белем аларның хыялларын тормышка ашырырга булыша. 2005 елда алар икесе дә Россия Федерациясе Оборона министрлыгының югары һөнәри белем бирүнең дәүләт мәгариф учреждениясе “Казан югары артиллерия команда училищесы”на кабул ителәләр. 5 ел дәвамында ике егет тә үзләрен яхшы яктан гына күрсәтәләр, яхшы укыйлар, башкалар өчен үрнәк булалар. 2010 нчы елда алар икесе дә имтиханнарын гел “5” генә биреп, хәрби училищены кызыл диплом белән тәмамлыйлар. Алар бүген дә бергә - Үзәк хәрби округы реактив артиллерия дивизионының хәрби частенда хезмәт итәләр.
Шакиров Рифат Рифкать улы частьта күзәтчелек начальнигы булып хезмәт итә. 2015 нче елдан капитан званиясендә. Хәрби бурычны үтәгәндә дөньяның төрле илләрендәге “кайнар нокталар”да була, алардан исән-сау әйләнеп кайта. Хәрби бурычларны үтәгән өчен командованиенең “Мактау Хат” ына лаек була, “Хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы” билгесе бар.
Рифат Рифкать улы очрашуда өлкән сыйныф укучылары белән әңгәмәсендә хәрби бурыч, Ватанны саклау мәсьәләләрен күтәрде. Хәзерге чордагы хәрби хезмәтнең үзенчәлекләре: альтернатив хезмәт итү һәм контракт системасы -турында сөйләде. Егетләрне хәрби хезмәткә барырга өндәде.
Ул үзе укыган гимназия укытучыларына, хезмәткәрләренә зур рәхмәтен җиткерде. Кайда гына яшәүләренә карамастан, гимназиянең элекке укучыларының уку йорты белән кызыксынып торулары һәм аның уңышларына шатланулары турында белдерде. Очрашу бергәләп фотога төшү белән тәмамланды.







